16+

Рәссамнар олы күргәзмәгә әзерләнә

Бу көннәрдә ТР Рәссамнар берлеге идарәсе ниндидер складны йә булмаса архивны хәтерләтте.

Рәссамнар олы күргәзмәгә әзерләнә

Бу көннәрдә ТР Рәссамнар берлеге идарәсе ниндидер складны йә булмаса архивны хәтерләтте.

Республиканың төрле шәһәрләреннән булган рәссамнар Шәһәр көне уңаеннан узачак күргәзмәгә үзләренең эшләрен китерәләр.
- Инде 150ләп эш кабул ителде. Күргәзмәдә бөтен жанрлар да тәкъдим ителәчәк. 90 нчы еллардан башлап елның елында ТР Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залының һәр катында күргәзмәләр оештырыла килде. Кызганыч, быел безнең күргәзмә үткәрергә үз залыбыз юк, - ди ТР Рәссамнар берлеге рәисенең урынбасары Әлфия Ильясова (рәсемдә).
Шулай булуга карамастан, рәссамнарның традициядән тайпылырга ниятләре юк. Эшләр ике мәйданда: Халыклар дуслыгы йортында һәм «Казан» милли мәдәният үзәгенә караган Мәҗитов галереясында узачак. Барлыгы 100ләп эш күрсәтергә ниятлиләр. Һәр эш янәшәсендә авторның фотосы, аның иҗатын шәрехләүче мәгълүмат та булачак. Бер үк вакытта, әлеге күргәзмәләргә куелган эшләр Россия Рәссамнар берлегенең Түбән Новгородта үткәреләчәк «Берләшү» дип аталган Бөтенроссия күргәзмәсендә катнашуга да дәгъва итә. Бөтенроссия күргәзмәсендә 70ләп эш күрсәтә алу Татарстан рәссамнарының иҗат мөмкинлекләрен күрсәтүче фал булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading