16+

“Без укыганда “Рөстәм маҗаралары” мондый түгел иде кебек...”

Казанда XIV “Һөнәр” яшь режиссура фестивале башланып китте. Аны дүртенче ел рәттән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры оештыра.

“Без укыганда “Рөстәм маҗаралары” мондый түгел иде кебек...”

Казанда XIV “Һөнәр” яшь режиссура фестивале башланып китте. Аны дүртенче ел рәттән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры оештыра.

— “Һөнәр” яшьләргә мәйдан бирә, иҗатларына яңа сулыш өрә торган фестиваль булуы белән бик кадерле. Биредә тамашачылар да, фестивальнең жюри әгъзалары, экспертлары да, шулай ук мәдәни күзәтүчеләребез дә бар. Быел студентларны да җәлеп иттек. Алар киләчәктә язмышларын шулай ук театр белән бәйләячәк. Студентлар да фестивальгә үз өлешләрен кертерләр, – диде Кариев театры директоры Луиза Шарова. 

“Һөнәр” “Рөстәм маҗаралары” спектакле премьерасы белән Кариев театрында ачылды. Гадел Кутуйның шул исемдәге әсәрен һәркем хәтерлидер. Тик әллә хәтерем начарланган, әллә язучының улы Рөстәм Кутуй әсәргә шактый өстәмәләр керткән – миңа таныш булмаган урыннар җитәрлек иде. Әйе, матбугат конференциясе вакытында болай диделәр: “Татар әдәбияты классигы Гадел Кутуй Бөек Ватан сугышы елларында язган, тик тәмамлап бетерә алмый калган, аның улы – танылган шагыйрь, тәрҗемәче Рөстәм Кутуй 1960нчы елларда русчага тәрҗемә иткән һәм, заманга туры китереп, үзеннән дә бераз үзгәрешләр керткән.” 

“Рөстәм маҗаралары” спектаклендә яшь чикләве 12+. Әмма мин аны 16+ яки бөтенләй 18+ дип куярга кирәк дип саныйм. Ник дигәндә, тәмәке тарту, коньяк эчү күренешләре һәм балаларның ныгып җитмәгән психикасына йогынты ясый алырлык үтерү (ачыктан-ачык күрсәтелмәсә дә) һәм аннан тәм табу күренешләре бар. 
Спектакльнең башыннан ахырына кадәр ике генә актер уйнады – Альбина Гайзуллина һәм Булат Гатауллин. Алар әллә ничәшәр роль башкарды. Бу күренеш хәзер бик “модно” бугай – яшь режиссерларның күбесе шуның белән мавыга. Әйе, ул кемнәргәдер килешә – сокланып, шаккатып утырасың. Тик әллә бу юнәлеш туйдыра башлаган, әллә актерларның уйнавында чыннан да хилафлыклар булды – кайбер урыннарда Альбина белән Булатның икенче рольгә күчеп бетә алмауларын күрдем. Яисә башка рольгә кереп, онытылып, үз тавышына кайткан моментлар да булды. 

Тамашачыларны көлдергән урыннар да, тамашачы белән элемтә өзелеп торган вакытлар да булды. Соңгысында актер үзе белән генә сөйләшә, үзенә генә аңлашылган әйберләрдән көлә кебек тоелды. 

Рөстәм акылдан язган, кеше үтерүдән тәм таба башлаган бугай (дошманны булса да!) дигән уйлар да туды. Ахырда агач башында (бәлки агач башында түгелдер) бала тотып, русча җырлап утырган хатынның кем булуы һәм ни өчен аның русча җырлавы минем өчен сер булып калды. Ул хатын башта төргәктәге баланы кочагына сыендырып утыра, аннары аны Рөстәмгә тотып ата! Нәрсә бу? Балаларга күрсәтерлек әйберме бу? Аннары ул төргәк чишелә һәм анда бала булмавы күренә. Тик мондый алым сәер, бик сәер тоелды. 

Актерлар өченче затта да сөйләшәләр. Бу спектакльгә үзенчәлек кертергә тырышумы? Әллә инсценировка авторы Айдар Әхмәдиев повестьне диалог һәм монологларга күчереп бетерә алмаганмы? Яки әсәрне тизләтергә тырышумы?

“Рөстәм маҗаралары”ның сәхнәгә хәзер менүе очраклы түгелдер – ул күпмедер дәрәҗәдә вазгыятькә, кешеләрнең хис-кичерешләренә аваздаш. Әнә шагыйрь Фәнил Гыйләҗев күңеленә дә тигән: сиздермәскә тырышып, күз яшьләрен сөртеп утырды. 
Спектакль тәмамлангач, аның фикерен белештем.

— Сәхнәдә ике кеше кыска гына вакыт эчендә әллә ничә төрле персонажга әйләнеп, югары дәрәҗәдә шушы рольләрне башкарып чыга алуы мине сокландырды. Бу спектакльдә режиссерның табышлары бик күп. Яшь чикләве дөрес куелган дип саныйм, чөнки 12 яшьлек һәм аннан кечерәк балалар да хәзерге заманда бик күп нәрсәне белә, бик күп нәрсәне күрә. Ниндидер чикләүләр соңгы елларда гына уйлап чыгарылган юк нәрсәләр ул, дөресен әйткәндә. Дини гаиләдә үсмәгән кайсы баланың атасының яки анасының аракы эчкәнен күргәне юк? Хәзер тиздән Яңа ел җитәчәк. Барлык өстәлләргә диярлек исерткеч эчемлекләр менеп “кунаклаячак”. Әле спектакльдә өстәлгә аракы чыгарып куючы булмады, бар да образлы итеп кенә эшләнгән. – Күргәнегезчә, Фәнил белән минем фикерләр туры килмәде. Гәрчә, аның белән янәшә утырсак та. 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллада да каршылыклы фикерләр туган ахры. “Без укыганда “Рөстәм маҗаралары” мондый түгел иде кебек”, – диде. Фикерләрен сорашмакчы идем, башка чарага ашыгуы сәбәпле сөйләшә алмадык. 
5 декабрьдә “Һөнәр” фестивале кысаларында Г.Камал театрының кече сәхнәсендә “Көл” спектакле күрсәтелде. Ни кызык, ул спектакльдә дә ике генә актер уйный – Эмиль Талипов һәм Алмаз Борһанов. Фестиваль 11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading