...Мәшһүребез Һади Такташның улы Аван бервакыт шәриге Илдар Юзеевка (алар пединститутта бергә укыган), сүз иярә сүз чыгып, болай дип әйткән, имеш:
- Менә сез: Такташ - бөек, дисез, Такташ шәп шигырьләр язган, дисез... Алай түгел, аның да бер бездарьный әсәре бар. Ул - мин!
Үзен, шаяртып, шулай дисә дә, белүемчә,...
...Мәшһүребез Һади Такташның улы Аван бервакыт шәриге Илдар Юзеевка (алар пединститутта бергә укыган), сүз иярә сүз чыгып, болай дип әйткән, имеш:
- Менә сез: Такташ - бөек, дисез, Такташ шәп шигырьләр язган, дисез... Алай түгел, аның да бер бездарьный әсәре бар. Ул - мин!
Үзен, шаяртып, шулай дисә дә, белүемчә, Аван Такташ сәнгать өлкәсендә билгеле шәхесләребездән иде...
...Узган гасырның туксанынчы еллары башында, Камал театры бинасында Татар иҗтимагый үзәгенең тәүге корылтае узган чакта, анда тарихчы-галим Рафаэль Хәкимов та (күренекле шагыйребез Сибгат ага Хәкимнең улы) бик көчле, әтрафлы чыгыш ясаган иде. Татар мәнфәгатен яклап, кайгыртып ясаган әлеге ялкынлы нотыгында ул, Ленин һәм Марксның үз сүзләрен китереп, коммунистик идеологияне пыр туздырды. Ул чакта,тәнәфес вакытында, сүз гел Рафаэль Хәкимов һәм аның чыгышы турында булды шикелле. Аерым алганда, кулуарда мондый җөмләне дә ишетергә мөмкин иде:
- Рафаэль - Сибгат ага иҗат иткән әсәрләрнең иң шәбедер, мөгаен...
Мин боларны искә төшереп, ягъни ике өзек-мисалны китереп, ни әйтергә телим соң?
Һәрбер гаиләдә (бу очракта күренекле шәхесләребезнекен генә түгел, ә бәлки гап-гади, гадәти кешеләр яшәгән гаиләне дә күздә тотам) сәләтле, талантлы бала бар дип саныйм мин. Талант - туганда Ходай тарафыннан һәркемгә тигез итеп бирелгән бүләк ул. Әгәр кемнең дә булса сәләте ачылмаган икән, кем дә булса күренекле шәхес булып китмәгән, гавамга үзен танытырлык күркәм эш-гамәлләр кылмаган икән - ул кешене булдыксызлар рәтенә куярга ашыкмыйк. Минем күптән әйтә килгән бер сүзем бар: кешене мохит тәрбияли. Мохит (даирә) кешенең еллар буе томаланып яткан сәләтен ача ала, мохит гап-гади, хәтта йомыкый гына кешедән дә ил күрке булырдай авангард шәхесләр, актив җәмәгать эшлеклеләре, фидакарь шәхесләр (һ.б.) үстерергә мөмкин.
Күренекле шагыйрь, галим һәм мөгаллим Җәүдәт Сөләйман, тәүге мәртәбә 1994 елда Арча педагогия училищесы базасында 50 баланы туплап, лагерь итеп оештырып җибәргән, бүгенге көндә исә бөтен татар дөньясына мәгълүм булган «Сәләт» яшьләр хәрәкәте - менә шундый күркәм гаилә-мохитләрнең берсе: әйтер идем, мохитләрнең дә иң зурысы, күркәмнәрдән күркәме, биниһая файдалы эш-гамәлләр башкарганы, милләтебезгә, халкыбызга, гомумән, Татар иле дөньясына асыл егетләр вә кызлар тәрбияләп биргәне. «Сәләт» турында бер сүз белән генә аңлатып булмый. «Сәләт»не, сәлкеш һәм әйдаманнарны үз күзләрең белән күрергә, зиһенлеләр һәм зирәкләр аланында кайнашырга, «Сәләт»нең элекке каһарманнары (хәер, аларның элеккеләре юк, диләр) һәм бүгенгеләре белән һәрдаим аралашырга кирәк.
Күптән түгел генә Комлы Кавал авылы (Лаеш) тирәсендә урнашкан «Сәләт» аланында фестивальдә катнашырга туры килде. Фестивальгә галимнәр Рафаэль Хәким, Әнвәр Хәйри, Рафаэль Безертдинов, рәссам Фиринат Халиков, шагыйрәләр Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина (ул - «элекке» сәлкеш, «Сәләт» гимны авторларының берсе), журналист Рәсим Мәһдиев килгән иде. Кунаклар «Сәләт» аланында мастер-класслар уздырды. Мин бахырыгызга да кырыгар баладан торган ике төркем алдында нотык тотарга, дәрес алып барырга туры килде.
- Биредә, Комлы Кавалда, киләчәктә үзебезнең «Артек»ны булдырырга телибез. Ул ел буе эшләячәк. Иншалла, бәлки бу теләгебез киләсе елда ук чынга ашар, - диде «Сәләт»нең генераль директоры Җәүдәт әфәнде Сөләйманов.
Бер кызыклы факт: «Сәләт-Раушан» аланына быел ике йөз бала алырга исәплиләр, әмма әлеге аланга барырга теләүчеләр инде биш йөздән артык, ди. Җәүдәт әфәнде әйтүенчә, газиз балаларын ничек тә урнаштырырга тырышучы ата-аналар арасында «Сәләт» җитәкчелегенә болай дип шылтыратучылар да шактый икән:
- Әкият-мәкият сөйләп тормыйча гына әйтегез - кемгә, күпме төртәсе?
- Катгый итеп әйтәм: без мәсьәләне андый юл белән хәл итмибез. Бездә тәртип каты, сайлау көчле - балаларны җиде кат иләк аша үткәреп алабыз, - диде Җәүдәт әфәнде.
Язган кадәресенә өстәп, тагы ни диим: кыскасы, «Сәләт» игелекле, изге эш белән шөгыльләнә. Шул эштә яңадан-яңа уңышлар телим. Мәрхәбә!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар