16+

“Таһир Якупов исемен без күтәрмәсәк, кем күтәрер?”

Узган елны Таһир Якупов исемендәге республика фестиваль-бәйгесе бөек җырчының иҗатына яңа сулыш бирде. “Онытылган” җырчыны онытмаучылар шулай да күп иде.

“Таһир Якупов исемен без күтәрмәсәк, кем күтәрер?”

Узган елны Таһир Якупов исемендәге республика фестиваль-бәйгесе бөек җырчының иҗатына яңа сулыш бирде. “Онытылган” җырчыны онытмаучылар шулай да күп иде.

Беренче фестивальгә 132 гариза килгән. Быел бәйге узармы? Шартлары үзгәрәме? Бу сорауларны оештыручыларның берсе - продюсер Җәүдәт Гыйльмановка бирдек. 
- Быел да фестивалебез узачак, әлбәттә. Бу чараны һәр елны уздырырга насыйп булсын иде. Гаризалар кабул итүне башлап җибәрдек. Бәйгедә 12 яшьтән алып һәркем катнаша ала.

- Бу фестивальне оештыру идеясе ничек килеп чыкты соң?
- Бер яшь егет белән сөйләшеп торганда Таһир Якупов турында сүз кузгаттык. “Мин аның кем икәнен белмим”, - диде ул. Шул чакта аптырап калдым, ничек инде белми? Уйланып йөрдем дә, Иске Җөри мәдәният йорты җитәкчесе Равил Насыйбуллинга чыктым, аннан безгә “Китап” радиосы җитәкчесе Алмаз Миргаязов та кушылды. Фестивалебез шулай башланды, - ди Җәүдәт Гыйльманов. 
Барлык катнашучылар Таһир Якупов җырын башкарып, видеога яздырып җибәрергә тиеш. “Уен коралына кушылып җырларга була, тик фонограммага гына түгел. Акапелла җырларга да мөмкин. Без тавыш яздыру өлкәсендә тәҗрибәле кешеләр, шуңа күрә фестивальнең гадел узуын телибез.

- Чит илдән дә катнашучылар бармы?
- Эстониядә мари дустым бар. Ул анда яшәүче татарларга фестивалебез турында сөйләгән, алар да катнашырга телиләр. Чыгышларын онлайн тыңлаячакбыз. Бәйгене күбрәк һәвәскәрләр өчен оештырабыз.Узган елны 88 яшьлек әби дә катнашкан иде. Профессионаллар да килергә тели икән, без каршы түгел. 

- Фестивальнең бюджеты нинди? 
- Фестивальнең бюджеты 0 сум 0 тиен. Бу акча эшләү өчен оештырылмый. Фестивальнең оештыручыларын Теләче районы берләштерә. Минем әти Таһир абый авылынан. Без күтәрмәсәк, без булышмасак, кем эшләр соң? Ә акчаны табып та була, Аллаһка шөкер ярдәмчеләр бар. Менә Таһир абыйның туган авылында мемориаль комплекс эшләргә исәп. Макетын төзедек инде. Әкрен генә эшлибез. Спонсорлар да табылыр дип өметләнәбез. 

Фестивальгә гаризалар 31 августка кадәр кабул ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading