16+

«Тамашачыларыбызны бик күп сюрпризлар көтә», яки «Күңел» радиосы туган көн концертына әзерләнә

“Күңел радиосы” дусларын һәм тамашачыларын туган көненә җыя. Радио 27 яшьлеген ничек бәйрәм итәчәк? Бу хакта тулырак белер өчен “Күңел радиосы” җитәкчесе Лилия Мәхмүтова белән хәбәргә чыктык.

«Тамашачыларыбызны бик күп сюрпризлар көтә», яки «Күңел» радиосы туган көн концертына әзерләнә

“Күңел радиосы” дусларын һәм тамашачыларын туган көненә җыя. Радио 27 яшьлеген ничек бәйрәм итәчәк? Бу хакта тулырак белер өчен “Күңел радиосы” җитәкчесе Лилия Мәхмүтова белән хәбәргә чыктык.

– Бу елларда радио нинди уңышларга иреште?
– 27 ел дәвамында тыңлаучыларыбыз белән элемтәдә торабыз. 2017 елдан алып Кама аръягы, Яр Чаллы шәһәрендә генә түгел Буа, Биектау, Арча, Мамадыш, Зәй районнарында ешлыгыбыз барлыкка килде. Радиобыз заманнан артта калмый. Соңгы өч елда бик күп үзгәрешләр булды. Радионың логотибы да, музыкаль бизәлешен дә үзгәрттек. Һәр сезон саен тыңлаучыларга яңа тапшырулар тәкъдим итәбез. “Күңел” үсештә булгач, безгә яшьләр дә тартыла. Һәр тыңлаучыбызның өенә генә түгел, күңеленә дә үтеп керәсебез килә.
Әлбәттә, без җитәкчелегебезгә, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенә бик рәхмәтле. Һәр елны яңа ешлыкларыбыз өстәлеп тора, хәзер радиобыз республика күләмендә эшчәнлек алып бара. Җитәкчеләребез тагын 2 районда ешлыгыбыз булачак дигән сөенче дә җиткерде әле. Бу зур җаваплылык һәм шул ук вакытта шатлык та. Безгә ышанып тапшырганнары өчен бик рәхмәтле. Бу көннәргә кадәр эшләгән һәр коллектив “Күңел” радиосы үсешенә зур өлеш кертте. Еллар дәвамында бөртекләп җыелган тыңлаучыларыбызга да рәхмәт әйтәсем килә. Безнең белән хезмәттәшлек иткән артистларга да хөрмәтебез зур. Ел саен Яр Чаллы Сабан туенда эшлибез. Ешлыгыбыз булган шәһәрләрдә дә чаралар үткәреп торабыз. Тыңлаучылар белән күзгә-күз очрашулар, эфирдан тыш эшчәнлек тә мөһим. Мондый чаралар радио, җырчылар, тыңлаучылар арасында күпер сала. 

– Бәйрәм концертына “Күңел” радиосы коллективы бик күп сюрпризлар әзерли дип әйткән идегез, бәлки берәрсен ачарсыз?
– “Күңел” радиосының туган көнендә – 1 август “Туган көн концерты” ясау матур традициягә әйләнде. Өченче ел рәттән туган көнебезне тыңлаучыларыбыз белән бергә үткәрәбез. Үзебезгә дә, тыңлаучыларга да шундый бүләк ясыйбыз! Иң шәп артистларның барысын бер сәхнәгә җыябыз. Бергә күңел ачу, очрашу, яхшы кәеф – үзе бер бүләк. Чыннан да, тамашачыларыбызны бик күп сюрпризлар көтә. Бар серләрне дә чишәсем килми, шулай да бер бүләгебез турында сөйлим. Сәламәтлеккә игътибарыбыз җитеп бетми, гел чабабыз. Менә без рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирәчәкбез. Бу бүләкне лотерея итеп уйнатырбызмы – әлегә әйтмим. Һәр тыңлаучыбыз да концерттан ял итеп кайтыр дип өметләнәм. Тиздән очрашырбыз!

Концерт 1 август көнне 19:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading