16+

“Тәртип” талантлы яшьләрне халыкка күрсәтә

“Тәртип” радиосының ун еллыгы уңаеннан 22 августта «Чулпан” мәдәният үзәгендә “Тәртип”ле “Калеб” концерты узачак.

“Тәртип” талантлы яшьләрне халыкка күрсәтә

“Тәртип” радиосының ун еллыгы уңаеннан 22 августта «Чулпан” мәдәният үзәгендә “Тәртип”ле “Калеб” концерты узачак.

Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева билгеләп узганча, үткән белән көткән арасында күпер салучы булып торган радионың бер максаты – талантлы яшьләргә мәйдан бирү. 
– Концертта катнашучыларның исемнәре билгеле булмаса да, алар бик талантлы һәм безнең бу яшьләрне халыкка күрсәтәсебез килде. Шөкер, үткәндәге яхшыны киләчәккә алып барып тоташтыра торган өметле яшьләребез бар, – диде ул матбугат очрашуында.  
"Тәртип” радиосының “Калеб” тапшыруы яшь иҗатчылар белән таныштырып бара. Аның алып баручысы Миләүшә Ризванова сүзләренчә,  алар белән 126 тапшыру эшләнгән. Эфирга 120 егет-кыз килеп киткән.   
– Катнашучыларның географиясе бик зур. Арча, Саба, Лениногорск, Теләче һәм башка районнардан киләчәкләр. Хәтта Башкортстаннан да килүчеләр бар, алар –  Илнар Шәрәфетдинов, Руслан Габбасов. Әлеге яшьләрнең һәрберсе белән аерым концерт та оештырып булыр иде, – диде ул
Концертта Муса Җәлил шигыренә төшерелгән клип премьерасын да күреп булачак. 
– Кариев театрында эшләгән вакытта “Муса. Моабит” спектакленә композитор Миләүшә Хәйруллина берничә җыр язган иде: “Төрмәдә төш”, “Яулык” һәм Муса Җәлилнең әнисе язган “Бишек җыры”. “Төрмәдә төш” дигән җырга клип төшерелде һәм аның премьерасы концертта тәкъдим теләчәк, – диде Миләүшә Ризванова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading