Ул кулына баян тотып чыгу белән, сәхнәләр балкып китә. Әйтерсең Рөстәм РӘХМӘТУЛЛИНның йөзендәге елмаю тамашачыга да күчә. Аңа кушылып җырлаучыларга да җиңелдер. Көйне йөрәге аша үткәреп тарта ул гармун күреген. Рөстәм - Казан егете. Аңа гармунда уйнау сәләте бабасы Усманнан күчкән, күрәсең. Заманында ул оста итеп тальянда сыздыра торган була....
8 яшеннән ул баянда уйнарга өйрәнә. Рөстәм өч елдан соң конкурста тәүге җиңүен яулый.
Музыка училищесыннан соң, консерваториядә профессор Сәгыйть Хәбибуллин белән Әбүзәр Фәйзуллиннан белем ала ул. Укучысының кем икәнен беләсең килсә, аның укытучысыннан сорарга кирәк. Сәгыйть Мулланур улы Р.Рәхмәтуллин хакында менә ниләр сөйли: «Рөстәм күпкырлы, искиткеч талантлы кеше. Нәрсә генә эшләргә тотынмасын, һәр нәрсәне берәгәйле башкара. Ул дирижерлык та итә, гармуннарның төрлесендә уйный. Ансамбльгә әсәрләрне үзе эшкәртә. Консерваториядә баян укытучысы буларак та уңышлары зур. Узган ел дәүләт комиссиясе аның укучысына да зур бәя бирде. Алар Филүс Каһиров белән Россия буйлап күп кенә концертлар куйдылар».
Республиканың Ф. Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты Рөстәм Рәхмәтуллин Казахстан Республикасында, Мәскәү, Чиләбе шәһәрләрендә узган бәйгеләрдән дә җиңү яулап кайтты.
Оста музыкант булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк соң? Бу хакта Рөстәм болай ди:
- Беренче чиратта тырышлык, ныклы холык, физик әзерлек кирәк. Шулай ук сәнгатькә мәхәббәт булырга тиеш.
- Тамашачының күзе иң элек җырчы янында уйнап торган музыкантларга төшә. Алар үзләренең елмаюы белән җырчыга да дәрт өсти сыман. Шулай да кайберләре җырчы янында кәефсез генә баянын тарта. Музыкантка үзен сәхнәдә ничек тотарга кирәклеген уку йортында педагог өйрәтмимени?
- Музыкант сәхнәдә тамашачыга елмаеп карарга, кыю булырга тиеш, билгеле. Уку йортыннан киткәч тә, баянчыга үзен тотарга өйрәнергә кирәк. Ул кешенең холкына да бәйледер, күрәсең.
- Рөстәм, Сез «Мирас» һәм «Ихлас» ансамбльләрен оештырып, аларны җитәклисез, «Казан нуры», «Татарика» ансамбльләрендә дә эшлисез. Студентларның «Ихлас» уен кораллары ансамбле белән моннан ике ел элек «Татар моңы» бәйгесендә беренче урынны яулаган идегез. Быел Мәскәүдә Бөтенроссия конкурсыннан беренче урынны алып кайттыгыз. Анда нинди көйләр башкардыгыз?
- Без конкурста татар халык көйләренә тезмәләр уйнадык. Төрле уен кораллары белән ул яхшы гына килеп чыкты. Беренче урынны юкка гына бирмәгәннәрдер. Әле шушы көннәрдә анда җиңгән коллективлар белән Мәскәүдә Чайковский исемендәге зур концерт залында чыгыш ясап кайттык.
- Сез булмаган чит илләр дә бик сирәк. Италия, Греция, Финляндия, Төркия... Әле күптән түгел сез «Татарика» ансамбле белән Кытайда да чыгыш ясадыгыз. Кытайлылар татар көйләрен ничек кабул итте?
- Безнең музыканы үз көйләренә охшаган, дип, бик яратып калдылар.
- Кытайда кайсы уен коралларында уйнарга яраталар?
- Алар баян белән гармунда сирәк уйный икән. Гитараны бик яраталар.
- Рөстәм, эштән соң башка нәрсәләр белән мавыгырга вакытыгыз каламы?
- Мин кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөрергә яратам. Җырларга аранжировкалар ясыйм. Гастрольләргә барганда китап укыйм. Бигрәк тә классик әсәрләр яратам.
- Хатыныгыз да музыкант. Ул нәрсә белән шөгыльләнә?
Луиза белән без бер курста укыдык. Ул Чаллы кызы. 20 нче музыка мәктәбендә баян, аккордеон, гитара буенча укыта. Икебез дә музыкага гашыйк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар