16+

“ТАТАР СҮЗЕ” бәйгесендә кемнәр җиңгән?

Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “ТАТАР СҮЗЕ” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды. Әлеге бәйге өченче тапкыр дөнья күрде. Ниһаять, 30 жиңүченең исемнәре дә билгеле. Алар акчалата бүләкләргә ия булды. Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең төрле регионнарыннан барлыгы 3200 гариза кабул ителгән.

“ТАТАР СҮЗЕ” бәйгесендә кемнәр җиңгән?

Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “ТАТАР СҮЗЕ” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды. Әлеге бәйге өченче тапкыр дөнья күрде. Ниһаять, 30 жиңүченең исемнәре дә билгеле. Алар акчалата бүләкләргә ия булды. Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең төрле регионнарыннан барлыгы 3200 гариза кабул ителгән.

Конкурсның максаты - татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына кызыксыну уяту. Бәйге нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Барлыгы Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең төрле регионнарыннан 3200 гариза кабул ителгән. Бары тик 30 катнашучы гына бүләкләү тантанасына чакырылган. Иң кызыгы шунда - “Татар сүзе”нең иң нәни катнашучысына -  2 яшь, ә иң олысына - 96.

Бәйгедә “Шигърият”, “Проза”, “Үзем язган шигырь”, “Үзем язган әсәр” номинацияләре игълан ителде. Әйтеп узган номинацияләрдә үз эшләрен профессионаллар да, иҗади гаиләләр дә тәкъдим итте. 

Быел иҗади гаиләләр арасында беренче урынны Теләче районнан Кәримовлар гаиләсе алды. Икенче урынга Казаннан Хәбибрахмановлар лаек булды. Өченче урын Актаныш районы Байсар авылыннан Салаховлар гаиләсе кулында. Шулай ук әлеге категориядә махсус бүләккә ирешкән катнашучы гаиләләр дә булды. Ул Мансуровлар һәм Якуповлар гаиләсе. Ана теленә мәхәббәт гаиләдән салына диләр, һәм бу сүзләрне катнашучы гаиләләр дәлилли. 

Профессионаллар арасында беренче урынны Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров алды. Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева икенче урынны яулады. Өченче урынны ике катнашучы бүлде: Пермь крае журналисты Җәүһәрия Габделхакова һәм Казан театр училищесының 3 курс студентлары. 
-    Сүз  - ул дөньядагы иң көчле нәрсә: ул яралый да, ул дәвалый да. Юкка гына акыл ияләре “Сүз – ул гәүһәр, әгәр кадерен белсәң. Хәнҗәр, әгәр сак кагылмасаң” дип әйтмәгәннәр. Безнең сәхнәдә яңгыраган сүзләр халкыбыз өчен һәрвакыт гәүһәр булсын иде, - диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. 
-    Бүген матур, зур сәхнәдә татар сүзенең бөтен әһәмияте, моңы, матурлыгы, тирәнлеге яңгырады. “Татар сүзе” бәйгесе – ул татар сүзен халыкка җиткерүдә, татар әдәбиятын пропагандалауда иң мөһим чараларның берсе дип саныйм, чөнки татар сүзе күпме кешене татар әдәбиятын яңадан алып укырга, татар язучылары белән танышырга мәҗбүр итте. Беренче тапкыр жюри әгъзасы булганда, күп катнашучыларының мәктәп программасы белән чикләнгәнен күрдем. Әмма хәзер алар бүгенге яшьләрнең, урта буын әдипләренең әсәрләре белән чыгыш ясый. Димәк, “Татар сүзе” үсә, - диде Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, язучы Илсөяр Ихсанова. 

“ТАТАР СҮЗЕ” бәйгесенең талантлы башкаручыларын да, шагыйрьләрен дә, язучыларын да Ана теле берләштерә. Саф татар телендә сөйләшү, аны пропагандалау киләчәктә дә туган телебезне үстерергә ярдәм итәчәк. “ТАТАР СҮЗЕ” бәйгесен дә дәвамлы булачак дип вәгъдә бирделәр. Димәк, туган телебезнең киләчәге бар!

“ТАТАР СҮЗЕ” халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең җиңүчеләр исемлеге:
10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында
“Шигърият” номинациясендә:
1 урын – Гыйлманов Хәсән Нияз улы (Казан)
2 урын – Таишева Ләйлә Фәрид кызы (Казан)
3 урын – Еремеева Сафия Александр кызы (Казан)

“Проза” номинациясендә:
1 урын – Кәримова Айсылу Зөлфәт кызы (Балтач)
2 урын – Миргаязов Аслан Алмаз улы (Казан)
3 урын – Садриева Язгөл Илдар кызы (Актаныш)

11-17 яшьлек катнашучылар арасында
“Шигърият” номинациясендә:
1 урын – Кәримова Азалия Рафаэль кызы (Түбән Кама)
2 урын – Сәләхиев Рәлиф Ринат улы (Түбән Кама)
3 урын – Шәмсетдинов Азамат Айдар улы (Яшел Үзән, Осиново)

“Проза” номинациясендә:
1 урын – Фәсихова Диләрә Нияз кызы (Казан)
2 урын – Муллагалиева Диләрә Илфат кызы (Балтач)
3 урын – Галәветдинова Гөлфия Надир кызы (Арча)
18 яшь һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында 

“Шигърият” номинациясендә:
1 урын – Ихсанов Рузил Марат улы (Әлмәт)
2 урын – Хаматов Ленар Дамир улы (Балтач районы, Куныр авылы)
3 урын – Әгъләмова Гөлшат Әмин кызы (Чирмешән районы, Әмир авылы)

“Проза” номинациясендә:
1 урын – Шәмсемөхәммәтова Рәмилә Илдар кызы (Казан)
2 урын – Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы (Казан)
3 урын – Сәләхетдинова Инсаф Исрафил улы (Балтач)

Махсус бүләк – Антипова Земфира Робес кызы (Казан)

Иҗади гаиләләр арасында:
1 урын – Кәримовлар гаиләсе (Теләче)
2 урын – Хәбибрахмановлар гаиләсе (Казан)
3 урын – Салаховлар гаиләсе (Актаныш районы, Байсар авылы)

Махсус бүләк – Мансуровлар гаиләсе (Теләче)
Махсус бүләк – Якуповлар гаиләсе

Профессионаллар арасында:
1 урын – Закиров Илнур Ильяс улы (Казан)
2 урын – Вәлиева Зөлфия Наил кызы (Казан)
3 урын – Габделхакова Җәүһәрия Саетгали кызы (Пермь)
3 урын – Казан театр училищесының 3 курс студентлары (Казан)

“Үзем язган шигырь” номинациясендә:
1 урын – Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы (Казан)
2 урын – Галимова Разия Вагиз кызы (Спас)
3 урын – Сәлахов Рифат Гали улы (Казан)
3 урын – Нуриев Айдар Алфас улы (Түбән Кама)

“Үзем язган әсәр” номинациясендә:
3 урын – Әхмәтҗанова Екатерина Александр кызы (Ямал-Ненец автономия округы, Салехард шәһәре)

Адилә Илалова

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading