16+

Рифат Фәттахов: «Татар теле бетә», дип елаган булабыз. «Алай түгел» диясе килә

Ачык һавада уза торган чараларның үзенең бер яме бар. Саф һавада халык та җанлырак кебек. Рәшит Ваһапов һәйкәле янында җырчының тууына 115 ел тулу хөрмәтенә митинг-концерт узды. Матур булды, тик аяк арды.

Рифат Фәттахов: «Татар теле бетә», дип елаган булабыз. «Алай түгел» диясе килә

Ачык һавада уза торган чараларның үзенең бер яме бар. Саф һавада халык та җанлырак кебек. Рәшит Ваһапов һәйкәле янында җырчының тууына 115 ел тулу хөрмәтенә митинг-концерт узды. Матур булды, тик аяк арды.

Рәшит Ваһаповның туган көнендә - 7 май, Нижгар өлкәсе Актук авылында бәйрәм концерты узган иде инде. Филармония бакчасындагы тамаша  бөек җырчының искә алу чараларын гына түгел, Ваһапов фондының концерт сезонын да төгәлли. Рәшит Ваһапов һәйкәле янына умарта күче кебек халык җыелды. Концерт карарга күпчелек өлкән яшьтәге абый-апалар килде, эш көне бит. Ярый әле, өстән яңгыр явып тормады. Һава торышы сынатмады. Урындыклар гына азрак булды. Ике сәгатьтән артык сузылган чарада әби-бабайларның гына түгел, үземнең дә аяклар дулый башлады.

Бу хәлгә Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да игътибар итте: “Бу хәтле халык җыелыр дип гел көтмәгән идем. Икенче елга оештыручыларга урындыкларны күбрәк куярга кирәк”, - дип әйтеп куйды. 

Рәшит Ваһаповка һәйкәлне узган елны август аенда ачканнар иде. Мәртәбәле кунаклар җырчыны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. “Кеше китә, җыры кала”, - диләр. Бу сүзләр нәкъ Рәшит Ваһапов турында.

Профессиональ татар эстрадасына нигез салучының мирасын яшь җырчылар дәвам итә. Митинг-концертта Яшь башкаручылар конкурсының бу елгы җиңүчеләрен дә игълан иттеләр. Бәйге 2007 елдан бирле үткәрелә. Сәләтле яшьләрне 6 номинация кысаларында бәяләделәр. Быел төп бүләк 300 мең сум. Ваһапов фестиваленең 2023 елгы лауреатлары арасында танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар да бар. Әтисе халыкчан җырлар башкарса, Динар академик вокал яклы.

— Академик вокалда кагыйдәләр күбрәк. Үзеңнән бормалар өстәп башкарырга ярамый. Классика үзгәрешсез калырга тиеш. Әти - беренче укытучым. Ул танылган җырчы булгач, миңа кечкенәдән таләпләр зур булды, аның йөзенә кызыллык китерәсем килми.  Җыр сайлауга әти белән карашларыбыз төрле. Концертлардан соң әтинең: “Мин сине җырлый белә дип уйлаган идем, ә син җырлый белмисең бугай”, - дип әйтүләре йолдызлык чирен эләктермәскә, үземне билгеле бер кысаларда тотарга булыша. Әтинең мактавы бик кадерле, - диде Динар Шәрәфетдинов. Ул Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 3 курсында белем ала икән.
— «Татар теле бетә», дип елаган булабыз. Быелгы бәйгедә катнашучыларны күргәннән соң, «алай түгел» диясе килә, - диде Рәшит Ваһапов исемендәге фондның җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Башка милләт вәкилләре дә татар җырларын бик теләп башкара. Алар өчен махсус номинация дә булдырылган. Кытайдан Цуй Синь Хан һәм Чень Цзини “Синең өчен” һәм “Иртәнге җыр” җырларын башкарды. Аларның чыгышы вакытында күңелдә горурлык хисләре уянды. Башка милләт вәкилләре татар җырларын шундый яратып башкара.

—  Татар белән кытай җырлары бер-берсенә охшаш. Безгә татар җырларын өйрәнү кыен булмады. Татар мәдәнияте күптөрле, бай. Татар телен өйрәнәсебез килә, әмма әлегә бу могҗизага тиң, - дип әйтте алар.

Яңа йолдызларны тамашачы җылы кабул итте. Халык: “Браво!”, - дип кычкырып лауреатларны алкышларга күмде. Барлык башкаручылар тере тавышка җырлады. Лауреатлардан: "Кайсы җырчыны үзегезгә өлге итеп куясыз? ",– дип сорагач, барысы да: Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова кебек олуг җырчыларны телгә алды.

Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев та заманында Яшь башкаручылар конкурсында катнашкан. Ә хәзер ул яшьләргә бәя бирә.

— Бәйгедә “Киек казлар китә” һәм “Зөләйха” җырларын башкардым. Мин үземне “халыкчан” җырчы дип әйтә алмыйм, академик вокал якынрак. Икесен дә җиренә җиткереп башкарырга авыр. Яшьләр сәләтле, араларында өметле йолдызлар бар. Яшь буынның элеккеге җырларны онытмавы, яратып башкаруы шатландыра, - диде Рөстәм Асаев.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 18 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак.

Яшь башкаручылар конкурсы - 2023 лауреатлары
“Инструменталь башкару”

3 урын:

- Рәзил Габбасов җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте).
2 урын:
- Зилә Гайнуллина (Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте).
1 урын:
- Алмаз Әсхәдуллин җитәкчелегендәге “Алпар” төркеме (Казан).

“Вокаль ансамбль”
2 урын:
- “Караш” төркеме (Казан).

“Эстрада җыры”

 3 урын:
- Айбулат Гыйләҗетдинов. (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан).
2 урын:
- Илсаф Миңнегулов (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте).

“Халыкчан башкару”
3 урын:
- Риваль Хисмәтуллин (Әтнә татар дәүләт драма театры).
- Энҗе Әхмәтҗанова (Казан дәүләт мәдәният институты).
2 урын:
- Рөстәм Егоров (Казан дәүләт мәдәният институты).
- Рисәнә Хантимирова (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте).
1 урын:
- Инсаф Ганибаев (Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте).

- Әдилә Мөбәрәкова (Казан шәһәренең 7нче балалар музыка мәктәбе укытучысы).

“Академик вокал”
3 урын:
- Азалия Мәгъсүмова (Әлмәт милли мәдәни үзәге).
- Айгиз Хәйдәршин (Уфа сәнгать училищесы, Башкортостан).
- Илүзә Вәлиуллова (Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте).
2 урын:
- Динар Шәрәфетдинов (Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе).
- Әдилә Зиннәтуллина (Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте).
1 урын:
- Руслан Закиров (Казан шәһәренең балалар иҗаты үзәге хезмәткәре).
- Гөлшат Гыйрфанова (Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисты)

“Рәшит Ваһапов репертуарыннан башкорт халык җырын иң яхшы башкаручы”
1 урын:
- Дамир Таипов (Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисты).
“Башка милләт вәкилләре тарафыннан татар җырын иң яхшы башкаручылар”
3 урын:
- Равшан Хаджаков (Ташкент,Үзбәкстан).
2 урын:
- Цуй Синь Хан (Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Кытай).
- Чень Цзини (Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Кытай).
1 урын:
- Амиран Шамоев (Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Пятигорск).

“Махсус премия”
- Рөстәм Хөсәенов (Казан шәһәренең 21нче балалар музыка мәктәбе укучысы).
- Рәмзил Кашапов (Туймазы, Башкортостан).


Фото: https://vk.com/vagapovfest

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading