16+

Татарстан гимнын үзләренчә җырлыйлар

Билгеле булганча, бүгенге көндә сәхнәгә чыгу бик күп чыгымнар таләп итә: сәхнә бизәлеше, профессиональ аранжировкалар, студиядә яздырылган тавыш, кыйммәтле костюмнар, ниндидер үзенчәлекле, башкаларга охшамаган образ тудырырга омтылыш... Ә бу егетләргә тыңлаучы гына булсын. Бары тик тере тавыш! Хәтта бернинди музыка коралы да кирәкми аларга. «Jolly Guys» (ягъни «Шат егетләр») коллективы...

«Jolly Guys» коллективының үзенчәлеге бөтен дөнья белгән, шедеврга әверелгән җырларны дүрт тавышта җырлаудан гыйбарәт. Бик үзенчәлекле яңгыраш барлыкка килә. Соңгы арада коллектив тагын бер кешегә артты. Ул битбоксер, ягъни «тере барабан» эшен башкара, ләкин барабанда уйнап түгел, ә аңа охшатып тавыш чыгара. Татарстан гимнының яңа сүзләре тәкъдим ителгән вакыттта «Jolly Guys» төркеме, бер кызыклы телепроектта катнашып, гимнны үзләренчә, оригиналь стильдә җырлады. Кызыклы гына килеп чыкты. Әле күптән түгел генә узган «Созвездие-Йолдызлык» конкурсында Гран-при иясе булдылар, ә С.-Петербургта үткәрелгән «Поющий мир» фестивалендә 1 нче урын яуладылар. Егетләр күптөрле башка конкурс-фестивальләрдә, концертларда да рәхәтләнеп катнаша. Бүгенге көндә алар репертуарларын баету өстендә эшли. Рус, инглиз, татар телендә җырлар өйрәнеп, үз эшләренең чын профессионаллары булып, тамашачыны шаккатырып иҗат итәргә телиләр. «Jolly Guys» төркеменә зур киләчәк телисе килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading