4 февральдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстанның Рәссамнар берлегенең еллык хисап җыелышы узачак.
Әлеге чара кысасында үткән ел Болгар тарихи тыюлыгында узган «Арт-экспедиция» вакытында иҗат ителгән эшләрдән торган «Миф һәм чынбарлык» дип аталган күргәзмә дә ачылачак.
- Бу юлы эшләр тагын да күбрәк булачак, чөнки проектта катнашмаган рәссамнар да күргәзмәгә эшләрен куярга теләк белдерде. Бу аңлашыла: Болгар ул безнең өчен мәңгелек тема, - диләр идарәдә.
Ул көнне тагын бер күңелле яңалык көтелә: Татарстан Рәссамнар берлеге үзенең «Художник Татарстана» дип аталган газетасын тәкъдим итәчәк.
Фото: prokazan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар