16+

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Раил Садриевны кулга алу буенча аңлатма бирде

Буа театры җитәкчесе Раил Садриевны 21 майда кулга алганнар иде. Аны «Дәрвиш» спектакле өчен билетларны хатыны исеменә теркәлгән шәхси предприятие аша сатуда гаепләделәр.

Буа театры җитәкчесе Раил Садриевны 21 майда кулга алганнар иде. Аны «Дәрвиш» спектакле өчен билетларны хатыны исеменә теркәлгән шәхси предприятие аша сатуда гаепләделәр.

Раил Садриевне яклап 16 театр коллективы ачык хат язган иде. Бүген журналистлар белән очрашуда Ирада Әюпова бу хәлгә аңлатма бирде.
  

 -    Бу ситуациягә караганда ике төшенчәне аерырга кирәктер: иҗади шәхес буларак Раил Садриев һәм театрның административ эшчәнлеге. Хәзер хокук яклау органнары барысын да тикшерә, без дә үз чиратыбызда аларның мөрәҗәгате буенча документларны барлыйбыз. Монда йә үзеңне акларга яки бик үк дөрес адымнар ясамауны танырга. Без театрларның ничек керем алуларын күрмибез. Әмма бу документларда бар. Әгәр аларда хокук бозу булмау факты ачыкланса, барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Хәзерге вакытта бер-беребезне гаепләүгә күчәргә ярамый. Бу ситуациядә салкын акыл белән эш итеп, дөреслекне белергә кирәк. Раил бик иҗади, сәләтле кеше. Ул театрның иҗади йөзен төзүдә безнең теләкләрне ишетте, мин аңа рәхмәтлемен. Элек Буа театрын күбрәк юмореска театры буларак беләләр иде. Хәзер Буа театрының статусы үзгәрде. Монда, әлбәттә, Раилнең өлеше дә зур, - диде Ирада Әюпова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading