16+

Төрле тарафлардан килгән балалар башкаланы ду китерде

14 апреля 2023, 09:36
976
0
1
Уку өчен 3 минут

Бу йолдызлардан, чыннан да, үрнәк алырлык. Җырлыйлар, бииләр, араларында сүз осталары да бар. Ә иң мөһиме - барысы да тере тавышка! 39 чыгыш, 1 мең дә 300 катнашучы. Сүзебез, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале турында. Төрле тарафлардан килгән балалар башкаланы ду китерде.

Төрле тарафлардан килгән балалар башкаланы ду китерде

Бу йолдызлардан, чыннан да, үрнәк алырлык. Җырлыйлар, бииләр, араларында сүз осталары да бар. Ә иң мөһиме - барысы да тере тавышка! 39 чыгыш, 1 мең дә 300 катнашучы. Сүзебез, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале турында. Төрле тарафлардан килгән балалар башкаланы ду китерде.

Район турларында катнашкан 60 мең балаларның нибары 6 меңе генә суперфиналга узган. 5 көн дәвамында мәртәбәле жюри әгъзалары балаларның сәләтен бәяләде. Иң-иңнәр арасында җиңүчеләрне билгеләде.

— Фестивальнең башлангыч чорында катнашучыларны бөртекләп җыйдык. Ә хәзер сәләтле балаларыбыз күп, куанып карыйм. Әмма сайлап алу тагын да кыенрак, шуңа күрә берничә призлы урын билгелибез. Тулаем алганда без һәр баланы 6 тапкыр караганбыз икән. Ялгышырга ярамый, иң лаеклыларны сайлыйбыз. Жюрида булу җиңел түгел, бертуктаусыз берничә сәгать дәвамында җыр-биюләрне бәяләргә кирәк. Көн беткәч кенә, алҗаганыңны аңлыйсың. Финалга узганнарның барысы да лаеклы, - дип әйтте   Зилә Сөнгатуллина.

Елдан-ел “Созвездие-Йолдызлык” гала-концерты югары дәрәҗәдә уза. Кайвакыт балалар фестивале булуына ышанмассың да. Һәр чыгышның үз “изюминка”сы бар. Кыз-егетләрдән торган ансамбльләргә күз ияләште инде. Актаныш районыннан “Лачыннар” һәм Казаннан “Батыр егетләр” исә, шаккаттыра алды. Бу төркемнәрнең исемнәреннән үк ир-ат рухы бөркелеп тора. Дөрес уйлыйсыз, ул ансамбльләрдә егетләр генә җырлый. татарча бойз-бендлар.

— Егетләр төркеме белән эшләү катнаш ансамбльне әйдәп барудан нык аерыла. Малайлар шук, аларны кызыксындыра белергә кирәк. Һәр егетнең үз холкы. Ансамбльгә колагына аю баскан балаларны алмыйбыз. Моңа җаваплы карарга кирәк. “Батыр егетләр”гә инде 7 ел, без һәр елны “Созвездие-Йолдызлык”ны калдырмыйбыз. Көздән үк әзерләнә башлыйбыз, - дип әйтте “Батыр егетләр” төркеме җитәкчеләре Эльвира Салахова һәм Миләүшә Фазлыева.

Әтнә районыннан Айзат Идиятуллинга 18 генә булса да, ул бу бәйгенең “пенсионеры” инде. Ул 2010 елдан башлап, йолдызлык хәрәкәтендә.

—  Мин “Ал чәчәк” бию төркемендә дә, конферанс булып та чыгыш ясадым. Ярышларда кебек, төрле авырлык категорияләрен үттем, дисәң дә була. Һәр елны фестивальнең башын зарыгып көтәм. Монда сүз белән аңлатып булмый торган җылы, үзенчәлекле мохит.Тәҗрибәмнән чыгып киңәш бирәм: “Үзегезнең көчегезгә ышаныгыз, шул вакытта гына барысы да яхшы килеп чыгачак”, - диде ул.

Бәйгедә беренче җиңүләргә таба адым ясаучылар да бихисап. Нәни булсалар да, сәхнәнең нәрсә икәнен алар бик яхшы аңлый. Данил Закиров 4 нче сыйныфта укый. Ул бәйгедә икенче тапкыр гына катнаша әле . Быел Данил беренче тапкыр суперфиналга үткән.

— Мин бик шат! Конферанс номинациясендә чыгыш ясыйм. Чыгышым алдыннан дулкынландым. Әнием янымда булу миңа нык ярдәм итте, - ди Данил. 

Данилның укытучысы, җитәкчесе әнисе - Гөлия Закирова икән бит. 
— Үз балаңны бәйгегә әзерләгәндә әни булу икенче планга күчә. Әни буларак, мин улым белән бик нык горурланам. Әмма тырышмыйча гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булмый, - ди ул.

39 чыгышның берсе дә икенчесен кабатламады. Биючеләр төрле стильләрдә сәләтләрен күрсәтте, җырчылар әбинең сандыгында сакланган ретро җырларны да табып чыгарганнар. Шунысы мөһим: фестивальдә катнашучы һәр бала, чыгышын туган телендә башкарырга хокуклы. 
Балаларга сокланып туймаслык. Артист әфәнделәрнең кайберләренә килеп карарга да зыян булмас иде. Өметле яшьләр бар, сәнгать тә ышанычлы кулларда.
“Созвездие-Йолдызлык”ның киләсе суперфиналы 19 апрель “Пирамида”да узачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading