16+

Туган тел бәйрәмендә яңалыклар көтелә

Татарлар өчен зур бәйрәм – Туган тел көне, ягъни бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне якынлаша. Быел нинди чаралар каралган? Яңалыклар көтеләме? Бер төркем журналистлар шул сорауларга җаваплар алды. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – Тукай премиясе җиңүчеләрен игълан итү.

Туган тел бәйрәмендә яңалыклар көтелә

Татарлар өчен зур бәйрәм – Туган тел көне, ягъни бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне якынлаша. Быел нинди чаралар каралган? Яңалыклар көтеләме? Бер төркем журналистлар шул сорауларга җаваплар алды. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – Тукай премиясе җиңүчеләрен игълан итү.

- Апрель – Тукай ае, ул безнең иң көтеп алган айларыбызның берсе. Анда республикабыз буенча да, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә туган телгә багышланган бик күп чаралар үтә. Традицион бәйрәмебез 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында Тукай һәйкәле янында узачак. Әлегә башлану вакыты 13:00дә дип торабыз. Быелгы шигырь бәйрәменең яңалыгы – традициябезгә әйләнеп кайту, ягъни чараны олпат шагыйребез Рәдиф Гаташ алып барачак, – диде Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Илсөяр Иксанова

Мәгълүм булганча, соңгы елларда Туган тел бәйрәмен артистлар алып бара иде. Былтыр исә бу мөмкинлек яшь шагыйрьләргә бирелде. 

Элеккеге традициягә әйләнеп кайту – без уйлап чыгарган әйбер түгел, моның буенча күп кенә тәкъдимнәр булды. Язучылар берлегендә бу мәсьәләне карап үттек һәм кабул иттек. Шулай ук елдагыча 25 апрельдә Балтач районына барып Тукайның әнисе Бибимәмдүдә каберен зыярәт кылачакбыз. 27 апрельдә Арча районында чаралар узачак, - диде Илсөяр Иксанова.

26 апрельдә ел саен “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дә уздырыла. Быел ул 17 тапкыр үткәрелә. Башка елларда яшьләр Бауман урамын яңгыратса, агымдагы елда урыны үзгәргән – Камал театры янына күчерелгән. 

- Хәзер әзерлек эшләре бара. Йөздән артык волонтердан катнашырга теләк белдереп гариза килде. “Мин татарча сөйләшәм”нең быелгы концепциясенә килсәк, ул – шигърият. 80 елларга басым ясадык. Яшь шагыйрьләр арасында конкурс узды. Аның җиңүчеләрен сәхнәдә батл форматында күреп булачак. Бу быелгы яңалыгыбыз, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе 23 апрельдә фестиваль форматында Чаллы шәһәрендә дә үткәреләчәк. Ул тел эзләнүләренә багышлана. 

Тукай тууына 136 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чаралардан Арча районы читтә калмаячак. Без барлык кунакларны 27 апрельдә сәгать 10:00дә Арчада көтеп калачакбыз. Башка еллардан үзенчәлекле буларак, төп чараларны Арча шәһәрендә үткәрергә булдык. Һәм биш елдан артык йөгерү буенча Тукай марафоны оештырыла. Быел да ул булачак, - дип аңлатты Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина. 

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – Тукай премиясе җиңүчеләрен игълан итү. Кемнәр лаеклы дип табылганын да бөек шагыйребез туган көнендә беләчәкбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading