“Пирамида” концертлар залында Сәйдә Мөхәммәтҗанова концерты узды. Ел башында Сәйдә “Чулпан” мәдәният үзәгендә концерт куйган иде инде. Шулай да бу тамаша җырчының тормышында беренче зур концерты. Сәйдә Мөхәммәтҗанова нәрсә һәм кемне ярата? Сәйдәне үз иткән тамашачы кем?
Сәйдә Мөхәмәтҗанова концертына “Ярату” исемен биргән. Тамашаның режиссеры Гөлназ Сәфәрова концертны дүрт өлешкә бүлгән: туган тел һәм туган илне ярату; нәсел һәм туганнарны ярату; егет белән кыз арасында ярату, хисләр һәм иҗатка ярату. Концерт төгәл план буенча барды, Гөлназ Сәфәрованың проекты булу ачык күренә. Аның башка алынган проектларында да эзлеклелек саклана, бу игътибарга лаек.
“Җырлыйк әле” тапшыруын хәтерләтте Залда утлар сүнгәч, экраннарда алдан төшерелгән видеоязмалар пәйда булды. Әмма игътибарны күбрәк бу видеолардагы көй җәлеп итте. Ислам Вәлиевның “Көрәш” җырын ишеткәч, көрәш башланды дип уйладым. Экранда Сәйдәне күргәч кенә концертка килгәнем искә төште, шәт. Тамаша татар халык җырларына попури белән башланды. Сәйдә сәхнәгә милли күлмәктән һәм калфактан чыкты. Концертның беренче өлеше туган ил һәм туган телне ярату рухы белән сугарылды. Сәйдә һәркем белә торган халык җырларын башкарды. “Бәгырем диярмен”, “Сандугач-күгәрчен”, “Җаным җәл түгел сиңа”, “Гөлләр үсә” һәм башкалар. Сәйдәнең визит карточкасына әйләнгән “Гөлҗамал” җыры да “Пирамида” сәхнәсендә яңгырады. Бу юлы да Сәйдә аны а капелла башкарды. Зал тын да алмыйча тыңлады, Сәйдә җырлап бетергәч тә бер мизгелдә сихерләнгән кебек тынып калды. Аннан залдан “браво” дип кычкырдылар һәм җырчыны алкышларга күмделәр.
Комментарийлар