16+

«Яңа йолдыз» иске була аламы?

Ниһаять, май аенда башланган «Яңа йолдыз» проектының икенче сезонына да йомгак ясалды. Гала-концертта «Яңа йолдыз»ның исеме дә билгеле дә булды. Ләкин ул, чынлап та яңамы икән соң?

«Яңа йолдыз» иске була аламы?

Ниһаять, май аенда башланган «Яңа йолдыз» проектының икенче сезонына да йомгак ясалды. Гала-концертта «Яңа йолдыз»ның исеме дә билгеле дә булды. Ләкин ул, чынлап та яңамы икән соң?

Мин эксперт түгел, ләкин җырчының киләчәге – минем кебек эксперт булмаган тамашачы кулында. Чикләүләр аркасында залларны халык белән тутырырга рөхсәт ителмәгәнлектән, тамашада кеше күп түгел иде. Ләкин һәр чыгышны тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды. 

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узган гала-концертта финалга узган яшь башкаручылар татар эстрадасының танылган җырчылары белән дуэт башкарды. Гомумән, проектның икенче сезонына 600ләп гариза килгән. Оештыручылар әйтүенәчә, узган ел белән чагыштырганда, бу 2 тапкыр күбрәк. 50 кеше кастингта катнашкан, шуларның 22се сайлап алынган. Алар 3 командага бүленеп, 3 ай дәвамында остазлары – Алинә Шәрипҗанова, Алсу Әбелханова һәм Филүс Каһиров белән вокал, актерлык осталыгы һәм башка юнәлешләр буенча мастер-класслар үткән. Финалга чыккан 7 катнашучы гала-концертта шушы осталыкларын күрсәтте, дияргә була. 

Беренче булып, «Ямьле» төркеме белән бергә, Самат Нургалиев исемле егет чыгыш ясады. Аграр университетында белем алган Самат хәзерге көндә бер агрофирмада эшли икән. Рэп стилен бик яратып бетермәсәм дә, Саматның җырлавы ошады. 

Икенче чыгышның музыкасы уйный башлауга, Ришат Фазлыйәхмәтов чыгып җырлый башлады, дип торам. Илшат Мөхәммәтҗанов аның белән дуэт җырлады. Көчле тавышлы, дип бәяләр идем. Ләкин үз-үзен тотышы, хәтта җырлавы белән дә Ришатны кабатлый кебек тоелды, хәтта костюмнары да бер төрле, төсләре генә башка иде. «Ак шомырт, күк шомырт, дип җырладык. Берүк дөрес аңлагыз тагын», – дип шаяртты Ришат Фазлыйәхмәтов. 

Чираттагы катнашучы Мәскәү кызы Майя Сайфуллинаның үз-үзен тотышы, йөреше үзенчәлекле булуына игътибар иттем. Раяз Фасыйхов белән дуэт башкардылар. Шәхсән мин Майяның тамашачысы булмас идем...

Чулпан Йосыпованың җырлавын яратам. Дөрес, соңгы арада сирәк күренә башлады кебек. Әлеге концертта чыгыш ясавына сөендем. Аның белән дуэт җырлаган Алия Бәдретдинова да көчле тавышлы кебек сизелде, тик Чулпанныкы янында югалып калды. Бәлки аңа башка җырчы белән чыгыш ясарга кирәк булгандыр. Оештыручылар әйтүенчә, җырлар да, кем белән дуэт башкарачагы да професиионаллар тарафыннан, тавыш тембрына, конкурсантның мөмкинлекләренә карап сайланган. Ләкин Алиягә күлмәкне дә башка төрлене киясе калган, дигән фикер туды. 

Тумышы белән Нижневартовск шәһәре кызы Алия Ибатова Рифат Зарипов белән җырлады. Тыйнак кына кыз, үзе белгәннәрен балаларга да өйрәтә икән. Мәктәптә вокал дәресләре укыта, дип таныштырдылар. Миңа Алиянең чыгышы ошады. Ахырда аңа Иннополис шәһәренең махсус бүләген – студиядә җыр яздыру мөмкинлеген тапшырдылар. «Яңа йолдыз» исеменә лаек булмаса да, Алия үз тамашачысын таба алыр иде. 

Башкортстан республикасы Илеш районы егете Илнар Шәрәфетдинов – җиңүче! Минем өчен генә, әлбәттә. Сәхнәгә чыгып басуга ук үзенә игътибарны җәлеп итте. Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева белән гаҗәеп матур чыгыш ясадылар. Бик моңлы тавышлы, тыйнак, зәвыклы җырчы Илнар Шәрәфетдинов татар эстрадасында «Яңа йолдыз» булып балкый алыр иде. Ләкин әле барлык финалистлар да чыгыш ясап бетермәде. Нәтиҗә ясарга иртәрәк...

Соңгы катнашучыларның исемен ишеткәч, бераз аптырап калдым. Проектның исеме җисеменә туры килеп бетми була түгелме соң? Лилия Хәйруллина белән «Караш» төркеме, үзләре әйтүенчә, шоу тәкъдим итте. Әйе, чыгышлары матур булды. Ләкин «Караш» төркеме зур заллар җыеп, концертлар куеп йөрмәсә дә, тапшыруларда катнашты, зур артистлар белән чыгыш ясады, кыскасы, мин мондый төркем барлыгын бер-ике ел беләм. Һәм алар «Татар җыры – 2021» фестивалендә дә катнашачак, чөнки җиңүчегә бирелгән бүләкләрнең берсе шул.

Озак кына киңәшләшкәч, жюри (Лина Арифуллина, Зөлфәт Хәким, Эльмира Кәлимуллина, Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимов) сәхнәгә чыгып, «Яңа йолдыз» проектының икенче сезон җиңүчеләрен игълан итте. «Караш» төркеме «Барс Рекордс» продюсерлык үзәге белән контракт төзү, җырларын профессиональ яздыру, клип төшерү һәм аны «ТМТВ» телеканалына ротациягә бирү мөмкинлегенә дә ия булды. Шушы мизгелгә кадәр мин аларның контракт төзелгән, дип уйлап ялгышканмын булып чыкты. Әлбәттә, җиңүчеләр бик сөенде. Алар хәтта бу хакта хыялланмаган да, ә башка финалистлар әкиятнең, гафу итегез, гала-концертның шулай тәмамланачагын белә иде кебек тоелды. Мин дә язмамның башында куелган соравыма җавап таптым шикелле булды...

Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading