16+

«Йолдызлык» илендә бәхетле балачак

УНИКСта яз балалардан башлана Һәр ел саен Татарстанның иң талантлы, иң матур, иң җитез балалары эстрада сәнгатенең республика ачык телевизион яшьләр «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленә җыела. 2001 елда оешкан бу фестиваль бүген бөтен Россия күләмендә балалар арасында иң популяр чараларның берсе. «Йолдызлык»ның гала-концерты 20 апрель көнне УНИКС концерт залында үткәрелде....

«Йолдызлык» илендә бәхетле балачак

УНИКСта яз балалардан башлана Һәр ел саен Татарстанның иң талантлы, иң матур, иң җитез балалары эстрада сәнгатенең республика ачык телевизион яшьләр «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленә җыела. 2001 елда оешкан бу фестиваль бүген бөтен Россия күләмендә балалар арасында иң популяр чараларның берсе. «Йолдызлык»ның гала-концерты 20 апрель көнне УНИКС концерт залында үткәрелде....

УНИКСта яз балалардан башлана
Һәр ел саен Татарстанның иң талантлы, иң матур, иң җитез балалары эстрада сәнгатенең республика ачык телевизион яшьләр «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленә җыела. 2001 елда оешкан бу фестиваль бүген бөтен Россия күләмендә балалар арасында иң популяр чараларның берсе.
«Йолдызлык»ның гала-концерты 20 апрель көнне УНИКС концерт залында үткәрелде. Татарстанның сәләтле балаларын дөньякүләм танылган шәхесләр бәяләде. Алар арасында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Д.А.Туманов, «Созвездие-Йолдызлык»ның директоры А.Р. Гайнетдинов, халыкара режиссерлар Гильдиясе әгъзасы В.Е. Пивоваров, хореограф-балетмейстер В.Т. Гиглаури һәм башка Казан һәм Мәскәү кунаклары жюри әгъзалары булды.
Фестивальне Яшел Үзән шәһәреннән килгән «Импульс» бию төркеме башлап җибәрде. Алар тамашачыларны «Бәхеттә-шатлыкта» дигән җырга татар халкы милли биюен башкарып сәламләде. Салават күперенең төрле төсләрендә киенгән бу балалар безне шундук бәйрәм атмосферасына алып кереп китте.
Фестивальдә хореография, вокал, актерлык осталыгы буенча чыгыш ясаучылар күп иде. Шулай да иң кызыклыларын билгеләп үтмичә булмас.
Күтәренке кәеф дулкынын Азнакай егетләре «Сәлам» җыры белән дәвам итте. Алар залда утыручы кызларга күз кысып шаяртып та алдылар. Бу егетләр 2-3 минут эчендә алгы рәттә утыручы яшь кызларның йөрәкләренә «амур угы» кадап өлгергәндер.
«Jolly Guys» вокал коллективы үзенчәлекле тавышын музыка артына яшермәде, акапеллага җырлады.
Казан шәһәренең «Дорога из города» бию театры барысын да телсез калдыргандыр, мөгаен. «Cool party» җырына шушы сабыйлар биюнең хип-хоп, Rn'B, брейк-данс төрләре кушылган искиткеч тамаша күрсәттеләр. Күренеп тора: бию алар өчен эш түгел - ләззәт. Бию белән яши, бию белән сулый алар.
Чыгыш ясаучы балалар берсеннән-берсе талантлы, креатив. Безнең өчен фестиваль бәйрәм булса да, бер-ике минут бию, җыр әзерләр өчен күпме көч, хезмәт, күз яше киткәнен бары алар гына белә. Җитәкчеләре дә тамашачылар залында дулкынланып, борчылып иҗат җимешләре өчен җан атып тордылар. Катнашучылар арасында ярыш булса да, «Йолдызлык» бер гаилә кебек яши. Бер-берсенең уңышларына ихластан сөенәләр алар.
Менә фестивальнең иң дулкынландыргыч минуты да килеп җитте. Җиңүчеләр билгеләү, бүләкләр бирү вакыты. «Йолдызлык»ның УНИКСтагы гала-концертында иң-иңнәре генә катнаша, шуңа берсе дә буш кул белән китмәде.


«Пирамида» - «Йолдызлык»ның соңгы этабы
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткән йомгаклау гала-концертын алып баручылар да башыннан ук балалар бәхетенә куанып, йолдызлар дөньясында яшәргә чакырды.
Казанның Совет районыннан килгән «Чуар компания» бию коллективы чыгыш ясар алдыннан дулкынлануын белдерми. 4-8 яшьлек балалар бу юлы «Светлячки» биюен башкара. «Быел без җиңүчеләр рәтенә кермәдек, тик шулай да «Пирамида»дагы гала-концертта безгә чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде», - ди алар.
Бу чарада шаккатарлык әйберләр күп иде. Сабыйларның туй йолаларын уйнап күрсәтүе, сәхнәдә машина, самокатта йөрүләре, иң популяр булган «Маша һәм аю» мультфильмына бию - болар барысы да күңелгә сеңеп калды. Фестивальнең иң кечкенә катнашучысы Мария Молькова сәхнәдә үз-үзен тотышы белән аерылып торды. Өч яшьтә генә булуына карамастан, олылардан бер дә кимен куймый.
Шунысын искәртергә кирәк, быелгы фестивальдә барлыгы 92 мең бала катнашкан. Шуларның 4524е Казанда узган йомгаклау этабында үз сәләтен күрсәткән. Гала-концертта Казахстанның Актүбә өлкәсеннән дә кунаклар бар иде. Алар җиңүчеләргә үз бүләкләрен хәзерләгәннәр. Беренче бүләкләү тантанасында «Вокал-соло», «Конферансье» номинацияләрендә җиңүчеләрне «Радость моя» телеканалының генераль директоры М. Шраменко, «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры И. Әминов тәбрикләде. Бүләкләре дә саллы: медаль, кубок, диплом, алтын кулон һәм тагын кыйммәтле бүләкләр. Икенче бүләкләү тантанасында исә «Хореография» номинациясендә балаларны ТР Премьер-министр урынбасары З. Вәлиева һәм ТР яшьләр эшләре спорт һәм туристлык министры Р. Борһанов тәбрикләде. «Татарстанның күгендә бик күп якты йолдызлыклар барлыкка килде. Алар - хәзер профессиональ коллективларда эшләүче һәм югары уку йортларында белем алучы балалар», - диде З. Вәлиева. Татарстан премьер-министры И. Халиков та котлау сүзләрен җиткерде: «Монда карап, «Созвездие-Йолдызлык» дигән яңа милли бәйрәм барлыкка килгәнен аңлыйсың. Катнашучылар арасыннан нәкъ менә сез иң-иңнәре!» Ул Гран-прига лаек булучыларны бүләкләде. Алар: «Вокал» номинациясендә Рамилә Зиннәтуллина (Сарман) һәм «Хореография»дә - «Кама таңнары» бию коллективы (Алабуга). Гран-прига ия булучылар кыйммәтле бүләкләр белән беррәттән «Җидегән йолдыз» йолдызларына алар исеме бирелүе турындагы сертификатны да алдылар. Р. Зиннәтуллина исә күз яшьләрен яшерә алмады: «Әгәр талантың бар икән, күрмичә калмыйлар монда», - диде ул. Премьер-министр кулларыннан ТР атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемне Казанның 141 нче мәктәбендә белем бирүче М. И. Селиванова алды.
Фестивальнең соңгы ноктасы булып, «Йолдызлыкның» гимнына әверелгән «Дискотека солнца» җыры яңгырады. Хәзер янә репетицияләр, күнегүләр башланачак. Тагын бер елдан алар бәхет ташып торган елмаюлары белән кабат сәхнәгә менәр. Кабат безне үзләренең балачак иленә алып кереп китәрләр. Киләсе очрашуларга кадәр, «Йолдызлык»!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading