16+

«Үз образың булмыйча, сәхнәгә чыгуны кирәк санамыйм»

Талантлы кеше турында сөйләгәндә, гадәттә, булганнан бар да була, диләр. Алмаз МИРЗАЯНОВның җырлавын һәм концертларны алып баруын күргән кеше дә нәкъ шул сүзне кабатлый. Кемгә ничектер, үземә мәгънәле юмор ошый. Алмазның сабый бала булып сөйләве дә, гарәп ирләре булып залдан хатын-кыз сайлап, алардан төрле халык биюләрен биетүе дә үзенчәлекле. Аның...

«Үз образың булмыйча, сәхнәгә чыгуны кирәк санамыйм»

Талантлы кеше турында сөйләгәндә, гадәттә, булганнан бар да була, диләр. Алмаз МИРЗАЯНОВның җырлавын һәм концертларны алып баруын күргән кеше дә нәкъ шул сүзне кабатлый. Кемгә ничектер, үземә мәгънәле юмор ошый. Алмазның сабый бала булып сөйләве дә, гарәп ирләре булып залдан хатын-кыз сайлап, алардан төрле халык биюләрен биетүе дә үзенчәлекле. Аның...

Әмма сәхнәгә менгәнче, Алмаз Казандагы рестораннарның берсендә бармен булып та эшли, Яңа елда Кыш бабай булып та йөри. Тәүге тапкыр алып баручы буларак сәхнәгә чыгып, ул үзе язган «Хатын-кыз монологы»н сөйли. Әнә шуннан бирле җырчылар аны концертларына чакырып кына тора. Бүгенге көндә ул ИлСаф белән бер төркемдә эшли. Алмаз башка һөнәр алу максатыннан, икътисад, идарә һәм хокук институтына укырга кергән.
Укучыларыбызны Алмазның иҗаты белән якыннанрак таныштырырга булдык.
- Алмаз, концертның уңышы алып баручыдан тора. Син концерт алып барганда башкаларны кабатламыйсың, репертуарың үзенчәлекле.
- Соңгы вакытта кемдер хатын-кыз булып киенә, кемдер пародия ясау белән мавыга. Бүгенге көндә образлар белән сөйләүчеләр юк дип әйтерлек. Минем театр артистлары кебек аерым кеше образы белән яшисем килә. Халык музыкаль чыгышларны ярата. Концерт барышында халык белән аралашу бик кирәк. Үз юнәлешең, үз образың булмыйча, сәхнәгә чыгуны кирәк санамыйм мин. Халык сине үзенчәлегең белән истә калдырырга тиеш.
- Бүген яшьләр популяр булу өчен ниләр генә кыланмый. Син сәхнәдә эшләгәндә үзеңә ниндидер максат куясыңмы?
- Концертка килгән мизгелдә генә булса да, тамашачыны проблемаларыннан арындырып ял иттерү - минем төп максат. Сәхнәгә чыгып күпме елмаю күрәсең. Үзеңнең шактый көчең сарыф ителсә дә, тамашачы алкышларыннан да күп энергия килә.
- Ә җырчыдагы энергия тәэсир итәме соң алып баручыга?
- Әйе, фонограммасыз җырлаучылардан уңай энергия генә килә. Фонограммадан соң авыр тоела.
- Юмор белән кешене көлдереп тә, үпкәләтеп тә була. Үзеңнең шундый хәлләргә калганың юкмы?
- Юмор аша кешегә нидер аңлатырга кирәк. Тамашачыны үпкәләтергә ярамый, минемчә. Мин сәхнәдә дә, тормышта да көлеп йөри торган кеше түгел.
- Сәхнә кешесе көтелмәгән кызык хәлләр белән еш очраша. Шундый мизгелләрне дә искә ал әле.
- Әгерҗедә бер концертка сәхнәгә биш хатын-кызны чакырып менгердем дә аларны саннар белән генә билгеләп чыктым. Бишенче хатынга, сүзне үзгәртеп, «пятый» урынына «патый» диюем булды, залдагы бөтен кеше егылып көләргә тотынды. Соңыннан билгеле булды, бу хатынның кушаматы Патый булган икән.
- Алмаз, үзең башкаларның концертларына барып алардан нәрсә дә булса аласыңмы?
- Кызыксынып барам да кайберләреннән, ник бардым икән, дип кайтып китәм. Бөтен нәрсәне күңелдән үткәреп, борчылып утырам. Күптән түгел Данир Сабировны карап рәхәтләнеп ял итеп кайттым. Үрнәк алырлык кеше дип саныйм мин аны.
- Сер түгел, бүген күп яшьләр байлыкка табына. Әгәр үзеңә акча, дан, шәп эш тәкъдим итсәләр, шуларның кайсын сайлар идең?
- Минемчә, көн саен яратып бара торган әйбәт эшең булсын. Байлык бер айлык та булырга мөмкин.
- Гаилә кору өчен үзең яраткан кызны очратканчы сайлана торгансыңдыр. Сиңа ошаган кыз ниндирәк булырга тиеш икәнен дә беләсе килә.
- Ул күңелгә ятышлы булырга тиеш. Тыйнак кызлар ошый миңа. Аларны яулап алырга кирәк. Артык акыллылар да ошап бетми безгә. Мин кызлар белән озак очраша алмыйм. Әлегә ирекле булып йөрергә яратам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading