16+

«Золушка» яхшылыкка өйрәтә

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында шушы көннәрдә Е.Шварцның «Золушка» әкияте буенча спектакльне артист Рафаэль Таһиров сәхнәгә куйды.

«Золушка» яхшылыкка өйрәтә

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында шушы көннәрдә Е.Шварцның «Золушка» әкияте буенча спектакльне артист Рафаэль Таһиров сәхнәгә куйды.

Рафаэль - Санкт-Петербургтагы сәнгать академиясе студенты. Бу аның тәүге эше булуга карамастан, тамашачыларның, сәнгать белгечләренең дә игътибарын җәлеп итте. Р.Таһиров музыкаль бизәлешне дә үзе эшләгән. Анна, Лесничий рольләрен дә үзе башкарды ул. Биредә декорация­ләр музыка уен кораллары яр­дәмендә эшләнүе белән кызыклы. Спектакльдә җыр-биюгә зур урын бирелгән. Биюләр хореограф Гүзәл Маннапова тарафыннан куелган. Әсәрнең төп мәгънәсе - яхшылык кылу аша гына теләсә нинди хыялны тормышка ашырырга мөмкин. Театр белгече Нияз Игъламов әйтүенчә, мондый спектакльләр балаларны шәхес итеп тәрбияли. Ул коллективка әлеге спектакль белән киләчәктә «Һөнәр» фестивалендә катнашырга тәкъдим итте. Әлеге спектакль, һичшиксез, нәни тамашачы күңеленә хуш килер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading