Әле хәтерләүчеләр бардыр: 2000нче еллар башында бер татар кызы Австралия кадәр Австралиянең зур музыкаль премияләрен алган, дип хәбәр таралды. Менә хәзер таныйлар инде безне дөньяда, дип хыялланып йөрүчеләр дә булды.
2003 елда Казанга кайтып, НКЦда беренче концертыннан репортажны укыган идем. Зур артист кайткан, барып карыйк әле, дип төрле халык җыелган. Зуляның (исеме үк ничек дорфа яңгырый!) кыланмышларын карап, шушы булдымы ни артистыгыз, дип таралышкан өлкән тамашачы. Яшьләр, киресенчә, концертны зарыгып көтеп алганнар, җырларның күбесен инде яттан да белгәннәр. “Яшьләр” дигәнем дә шул яшь татар интеллигенциясе инде, санаулы халык.
Бөтен дөнья музыка белгечләре мөкиббән киткән бу музыка нишләп туган җирендә чәчәк атмады икән соң? Уйлап карыйк әле.
Зөлфия Камалова 1969 елда Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туа. Татар теленә, җырга мәхәббәт хисен әтисе Нәҗип һәм Хәдичә әбисе тәрбияли. Рус мохитында исеме, аңлашылганча, кечкенәдән үк “Зуля” дип кыскартыла, соңрак сәхнә исеме булып та китә. Татар, рус һәм чит илләр музыкасын бик яратып өйрәнә. Мәктәпне тәмамлагач, инглиз һәм француз телләре укытучысы һөнәрен үзләштерергә Пермь шәһәренә укырга китә. Соңгы курстан АКШга студентлар программасы буенча китеп бара. Шунда Австралиядән килгән яшь музыкант егет Эндрю Таннер белән кавышалар һәм егетнең туган якларына барып урнашалар. Бер-бер артлы... юк, балалар түгел, музыкаль альбомнар яздыра башлыйлар. “Aloukie” (“Әллүки” инде!) дип аталган икенче альбомнары 2000 елда Австралиянең иң яхшы альбомы дип таныла. Барлыгы 9 альбом чыгара, унынчысының (әтисе шигырьләренә язылган җырлар) бер өлешен генә яздырып өлгерә.
Иҗатының башлангыч чорында Зуля җыр сүзләрен саклык белән генә татар телендә яза, хисләрен, балачак хатирәләрен тасвирлый. Шул ук вакытта ире Эндрю һәм башка чакырылган алдынгы музыкантлар ярдәмендә татар халык җырларына да яңа караш тәкъдим итә. Алга таба рус һәм инглиз телендәге җырлары да арта, жанр һәм тема иркенлеге, иҗади эзләнү хөкем сөрә башлый.
Чит илгә чыксаң, Илһам абыйны да, Әлфия апаны да белмиләр бит алар имансызлар, София Губайдуллина, Рудольф Нуреевның ватандашлары без, дип йөрсәң генә. Менә Зуля Камалова да шул София Губайдуллина кебек инде ул: бөтен кеше таный, ләкин сирәге генә аңлый.
Буш сүз генә булмасын иде, хәлдән килгәнчә аңлатып та карыйм әле Зуля Камалова музыкасында нәрсә барлыгын. Дөньякүләм музыка гел үсештә. XX гасыр башында моңа кадәр булган музыканы сүтеп-җыя торган джаз барлыкка килде, соңрак соул, рок, хип-хоп һәм башка стилләр дә яңа сурәтләү чаралары алып килә. Һәр тарафның үз авазы, ләкин уртак йортыбыз – Җир шары бер слушы белән сулый. “Үз авазы” дигәнем – ул аутентик музыка, фольклор; ул яктан мирасыбыз бай, шөкер. “Уртак сулыш” дигәнем – һәр илнең алдынгы музыкантларының иҗатташлык, үзара баету ярдәмендә яңа мәдәни офыклар ачулары; менә бу өлкәдә мактанырлык исемнәребез күп түгел шул – әлеге дә баягы София Губайдуллина һәм Зуля Камалова.
Минем үземә дә башта Зуля җырлый белми дип тоелган иде, ләкин җентекләбрәк өйрәнә башлагач, аңладым – ул чын җырчы, бик төгәл һәм җиңел җырлый. Без әлегә кадәр дә татар вокалындагы джаз алымнарын кабул итә алмыйбыз, менә нәрсәдә хикмәт. Кызларга ояла-ояла җырлау гына килешә, дип тоела безгә. Ә Зуля икеләнеп тә тормыйча баянның иң өске төймәләреннән чыккан түбән ноталарны алып куя, ияләшкән көйләрне үзгәртеп җырлый. Кемдер моны оятсызлык дип кабул итә, кемдер хөрлек дип.
Радиодан беренче татар симфонияләре яңгырый башлагач та “туктатыгыз бу кәчтрүл суккан тавышларны!”, - диючеләр күп булган, диләр. Габдулла Тукай өлкән дусты Камил Мотыйгыйның опера тавышы белән җырлавыннан бот чабып көлгән. Әмма дә ләкин опера тавышына ияләштек бит? Филюс Каһиров җырлавы колакны тырнамыйдыр бит?
Анык караш, актуальлек саклар өчен дөнья гизәргә, бөтен процесслардан хәбәрдар булырга кирәк.
Рушан Хәялиев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар