16+

Акъәни-мөгаллимә, кадерле әни һәм яраткан әби

Укучыларының бәрәкәтле язмышына йогынты ясап, аларның рухи үсешенә, кальбенә туры килгән һөнәрне сайларга юл күрсәткән затлы мөгаллимнәр була. Җиһангәрәева Әлфия Салих кызы шундый зыялы, тирән гыйлемле мөгаллимәләрнең берсе.

Акъәни-мөгаллимә, кадерле әни һәм яраткан әби

Укучыларының бәрәкәтле язмышына йогынты ясап, аларның рухи үсешенә, кальбенә туры килгән һөнәрне сайларга юл күрсәткән затлы мөгаллимнәр була. Җиһангәрәева Әлфия Салих кызы шундый зыялы, тирән гыйлемле мөгаллимәләрнең берсе.

Минем өчен Әлфия апа – гомерлек укытучым. Чын укытучы өлгесе бармы, дисәләр, мин аны күрсәтер идем. Әлфия апаның укучысы булу – аның баласы булу, дигән сүз. Гаҗәеп итагатьле, тыйнак, җылы Әлфия апа гел янәшә була белә, кайгыртып яши, аңа сер сыя. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы безгә яңа әсәрләрне “Роман-газета”дан укыта иде, гамьсезлегебезне беркайчан гаепләми, аңларга тырыша иде. Тумышы белән Иж-Бубыйныкы түгел  ул, әмма мәктәпкә ул зыялылык үрнәге булып килеп керде. Онытылуга дучар ителгән Буби мәдрәсәсе рухы шушы тарихны  тергезерлек угыл үстерәчәк АНАны эзләде микән әллә?

Әлфия Салих кызы 1949 елның 6 декабрендә Арча эшчеләр бистәсендә туган. Әтисе милиция органнарында эшләгәнлектән, гаиләләре районнан районга күчеп йөреп, 1955 елда (ул вакытта Кызыл юл районы) Арча районы Яңа Кенәр авылында төпләнеп калган. Әлфия апа район үзәге булган авылда 1957-1967 елларда рус классында урта мәктәпне тәмамлый. 1968 елда Казан дәүләт университетына укырга керә. 1970 елның ноябрендә шул ук тарих-филология факультеты студенты, Иж-Бубый авылы егете Рөстәм Җиһангәрәев белән гаилә корып җибәрәләр. Ул Әлфия ападан 2 курска алданрак укый. Вузны тәмамлаган белгечләр мәҗбүри 3 ел уку йорты җибәргән юллама буенча эшләргә тиеш булалар. Әлфия белән Рөстәм Арча районы Урта Пошалым урта мәктәбенә эшкә киләләр. Уллары Искәндәр туа. Әлфия апа 1972 елның гыйнвареннән мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта башлый: “Авылда ясле-бакча юк иде, 5 айлык баланы күршедәге әбиләргә кертә идек. Ә икенче уку елыннан әти-әниләр Искәндәрне үзләренә алып киттеләр, шунда 1 ел яслегә йөрде”, - дип искә ала Әлфия апа.

Ике уку елы үткәннән соң алар гаиләләре белән Иж-Бубыйга яшәргә кайталар: “Андагы йорт тузган, әни – Зифа Гатаулловна щитовый йорт алып куйган, аны төзеп, барыбыз бергә яши башладык. Хезмәтебезне Иж-Бубый мәктәбендә дәвам иттердек. Ике елдан соң Рөстәм мәктәптә директор булып калды, соңыннан аны “партия кушуы буенча” дип колхозга партия секретаре итеп куйдылар. Иж-Бубыйда безнең тагын ике улыбыз туды: Марат һәм Булат. Алар да авыл тәрбиясе алып, мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап чыктылар”, дип искә ала Әлфия апа. 

Әлфия Салих кызы 1974 елда Казан дәүләт университетын читтән торып тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын ала. Мәгърифәтле Буби мәдрәсәсе рухын, көчен, данын сеңдергән мәктәптә укыта башлау еллары турында Әлфия апа болай искә ала: “Педагогик тәҗрибәне ул вакытта мәктәптә белем бирүче, күбесе Бөек Ватан сугышы вакытында мәктәбебездә укыткан, тормыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган өлкән укытучылардан тупладым. Ул чор укытучыларына ихтирамым зур – үзем эшли башлаган дәвердә күпне күргән, тормыш авырлыкларын кичергән педагоглар миңа үз тиңнәре итеп карадылар, сабыр гына үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Классларда балалар күп, чит авыллардан да килеп укыйлар, 3әр параллель класс була иде. Интернатта торып, шимбә дәрестән соң кайтып, дүшәмбе иртән киләләр иде. Шимбә шул сәбәпле дәресләр сәгать 7дә башлана иде, дүшәмбе көн - 11 дә. Иске мәктәптә бина утын белән җылытыла иде. Ул эшкә кыш көне утын әзерләү бөтенебез: укытучылар, укучылар, мәктәп хезмәткәрләре кайткан утынны кисеп, ярып, өеп кую эшенә катнаша идек. Әле укытучыларга йөкләгән җәмәгать эшләре дә күп иде: авыл халкы алдында лекцияләр белән, концерт номерлары әзерләп чыгыш ясау, кичке мәктәп урта белеме булмаган эшче яшьләрне белем алуга тарту, колхоз басуында, фермада укучылар белән ярдәм итү...”.

Әлфия Салих кызы Җиһангәрәева - Хезмәт ветераны, 2004 нче елның мартында Россия Федерациясенең урта белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре”  бүләкләре иясе.

Рөстәм Әнвәр улының вафаты ипле генә яшәп яткан ишле гаиләгә көтелмәгән кайгы булып, тормышларын икегә бүлә: “Гаиләбезгә авыр кайгы килеп, кинәт кенә өйрәк өянәгеннән Рөстәм вафат булганнан соң, мәктәп коллективы миңа нык ярдәм итте. Рәхмәт аларга”, ди Әлфия апа.

Гаиләдәге өч угыл да Иж-Бубый мәктәбендә белем алганнан соң, укуларын дәвам итеп, югары уку йортларын тәмамлыйлар. Искәндәр Казан Суворов училищесын тәмамлап, Львов шәһәрендә хәрби-политик училищеда укып, Мәскәүдә  югары хәрби академиядә имтихан тапшырып, диплом ала. Берничә ел МЧС структурасында эшләгәннән соң, президент каршындагы җитәкчеләр курсында укып, үзе оештырган логистик компанияне җитәкли. Марат Казан дәүләт университетын тәмамлап, инженер-программист һәнәре алды. Хәзерге вакытта “Витакор” компаниясендә программалаштыру буенча хезмәт куя. Булат  Арча педагогия көллиятеннән соң Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультетын тәмамлап, 15 ел татар радиосында тапшырулар алып бара, ТМТВ каналында “Кызган казан” тамашасын хатыны Ләйсән белән алып баралар, Казанда төрле концертлар, массакүләм чаралар алып баруда катнаша. 

Әлфия апа 2005 елда лаеклы ялга чыкканнан соң Казанга күченеп китә. Бүгенге көндә ул 11 оныгы, 2 оныкчыгы белән гөр килеп башкалада кадерле әни, яраткан дәү әни булып гомер кичерә.

Укучыларын үз баласы итеп күреп яшәүче мөгаллимнәр була. Ил тарихында гаярь эшләре белән эз калдырырлык угыл үстергән аналар була. Рәхмәтле укучылары һәрдаим дога кылып тора торган затлы укытучылар була. Әлфия апа – Иж-Бубый туфрагына менә шундый мөгаллимә, ана итеп җибәрелгән Акъәни ул.

Гайнуллина Гөлфия Расил кызы, КФУ доценты

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading