16+

Балалар бакчалары өчен абонент түләве 12 майдан башлана

Тиздән чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары җитә. 9 нчы сыйныфлар 9-10 июньдә - рус теленнән, 16-17 июньдә - математикадан имтихан тапшырачаклар.

Белгәнегезчә, иртәгәдән балалар бакчалары эшли башлаячак. Халыкны абонент түләве кайсы көннән башлануы кызыксындыра. Татарстанның мәгариф миннистр урынбасары Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында түләүләр дә 12 майдан башлап булачагын әйтте. Балаларның төркемдә уникедән артмавы һәм йоклаганда аралары 1,5 метр калдырылу мөһим. Уен мәйданчыкларына чыгу рөхсәт ителә, анда да дистанция сакланырга тиеш, моның өчен бөтен шартлар да бар, диде ул.

Тиздән чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары җитә. 9 нчы сыйныфлар 9-10 июньдә - рус теленнән, 16-17 июньдә - математикадан имтихан тапшырачаклар.

11 нче сыйныфлар өчен имтиханнар вакыты 12 майдан соң билгеле булачак. Алар 8 июньнән башланыр дип көтелә, диде Илсур Һадиуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading