Быел имтихан нәтиҗәләре буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының 11 проценты Россиянең «Укудагы уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Ә 397 укучы республика медаленә лаек булган. Алар БДИны 75 баллдан да күбрәк туплаган. Иң күп медалистлар Бөгелмә районыннан. Ә менә Апас, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Ютазы районнарында республика медальләренә берәү дә ия булмаган.
Энгель Фәттахов тугызынчы сыйныфта бер яки аннан да күбрәк өчлесе булган укучыларны унынчы сыйныфка мәктәпкә алырга теләмәү проблемасын да күтәреп чыкты. Янәсе, мондый укучылар мәктәп рейтингына начар тәэсир итә.
- Бу - укучының хокукын бозу дигән сүз. Имтихан нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, баланы укырга кабул итәргә тиешләр. Директор да, мәгариф идарәсе дә баланы унынчы сыйныфка кабул итүгә каршы була алмый. Без бөтен балаларга да мәктәптә урын булдырырга тиеш. Бу - министрлыкның принципиаль позициясе! - диде Энгель Фәттахов.
- Мин имтихан бирергә ияләшкән инде, кечкенәдән төрле олимпиадаларда катнаштым. Шуңа да БДИ минем өчен гадәттән тыш хәл булмады. Башны бәрә‑бәрә әзерләнмәдем. Хәтта бер тапкыр да репетиторга йөрмәдем. Мәктәптә белем биргән үз укытучыларымның консультацияләре ярдәм итте. Аларга рәхмәт, укытучыларым булмаса, йөз балл җыймас идем. Иң ныклап әзерләнгән фәнем инглиз теле булды, бер көн дә калдырмыйча шөгыльләндем. Ә имтиханга бер көн кала бер әйбер дә эшләмәдем, башны ял иттердем. Иң мөһиме - укытучыларыңны тыңларга һәм үзеңә дә ныклап әзерләнергә кирәк. Үзең тырышмасаң, укытучылар да, репетитор да белемне башыңа гына салып куя алмый, - ди Никита.
«Биш»легә укучы Мөслим кызы вузга керә алмый
Инде ике ел рәттән тугызынчы сыйныфтан татар теле буенча мәҗбүри имтихан бирә укучылар. Энгель Фәттахов, татар теле буенча имтиханда быел да үзгәрешләр һәм төзәтмәләр булачак, ди.
- Татар теле буенча имтихан тапшыруны камилләштерергә кирәк. Киләсе елга ул язма гына түгел, ә телдән дә булачак. Имтихан биремнәре өч төрле тел белү дәрәҗәсендә әзерләнәчәк. Урта һөнәри белем бирүче уку йортларында да татар телендә укытучы төркемнәр булдырырга кирәк, - диде мәгариф министры.
Сүз уңаеннан, быел унберенче сыйныфтан соң татар әдәбияты буенча БДИ биргән Мөслим кызы Флүзә Гиздуллина югары уку йортына укырга керә алмаган. Барлык фәннәр буенча да имтиханнарын «5»кә генә биргән кыз КФУга документларын тапшыра алмыйча кайтып китәргә мәҗбүр булган. Сәбәбе - ул керәсе татар теле укытучысы юнәлешенә җәмгыять белеме фәненнән имтихан куйганнар, ә Флүзә аны бирмәгән.
- Флүзәнең нинди уку йортына керәсен, нинди фәннәр буенча имтиханнар бирәсе хакында кызыксынып тордык. Февраль аенда ул әти‑әнисе белән уку йортына шалтыратып вузга керү өчен кирәкле имтихан исемлеген сораган. Исемлектә ул вакытта җәмгыять белеме булмаган. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияттан гына имтихан сайлады ул. Үзем дә бәлки җәмгыять белемен дә биреп карарсың дип кат‑кат сорадым. Ул исә, юк-юк, абый, безгә ул фән кирәкми, нигә мин үз-үземне интектереп тагын бер имтихан бирим, дип җавап кайтарды. Шулай итеп, әдәбиятны - 76, татар телен - 92, рус телен 81 баллга бирде, математиканың төп юнәлешен дә «биш»легә тапшырды. Ә Казанда аның документларын да кабул итмәгәннәр. Бу кызны ничек тә татар теле укытучысы итәргә иде. Моны безнең илдә татар теленә каршы сәясәт алып барыла дип кабул итәм. Бер елны татар теле укытучысы юнәлешенә укырга керү өчен профиль юнәлешендә математика сорап яталар иде. Мәгариф министры безгә килгәндә, без бу мәсьәләне күтәреп чыктык. Аны бетерделәр. Хәзер җәмгыять белеме сорыйлар. Булачак татар теле укытучысына җәмгыять белеме нәрсәгә кирәк?! Аңламыйм мин университетларны... - диде Мөслим урта белем бирү мәктәбе директоры Илнар Миргалимов.
Флүзәнең укытучылары, мәктәп директоры белән берлектә, бу проблеманы Энгель Фәттаховка да җиткергән. Министр кызның хәле белән хәбәрдар булуы, аңа бу проблеманы чишәргә булышуы хакында белдерде.
Комментарийлар