16+

Бер, ике, өч, яңа телгә күч!

Сәлам! Dia duit! Bonjour! Ciao! Привет! Бер көндә 5 телдә сөйләшеп буламы? «Юк, әлбәттә», - диярсез сез. Бүген мин моның киресен дәлиллим! КФУда «Европа көне» уздырылуын ишеткәч, ике дә уйламыйча, шунда барырга булдым. Ирланд, фин, словен, поляк, итальян, испан, португал, дат телләреннән беренче дәресләрне нәкъ монда алырга мөмкинлек туды.

Бер, ике, өч, яңа телгә күч!

Сәлам! Dia duit! Bonjour! Ciao! Привет! Бер көндә 5 телдә сөйләшеп буламы? «Юк, әлбәттә», - диярсез сез. Бүген мин моның киресен дәлиллим! КФУда «Европа көне» уздырылуын ишеткәч, ике дә уйламыйча, шунда барырга булдым. Ирланд, фин, словен, поляк, итальян, испан, португал, дат телләреннән беренче дәресләрне нәкъ монда алырга мөмкинлек туды.

«Бездә «әйе» сүзен кулланмыйлар!»
Көн тәртибендә беренче «пара»га өч телнең берсен сайларга мөмкинлек бар: ирланд, фин һәм алман телләрен. Мин беренчесенә өстенлек бирергә уйладым. Дәрес вакыты башланмаган, ә аудиториядә инде урын да калмаган диярлек. Озак та үтми, дәрес башланып та китте. Укытучыбыз Вероника Энн Миллер хәзерге вакытта Мәскәүдә Ирландия вәкиллегендә эшли, тумышы белән Ирландиядән икән. Баксаң, укытучыбыз яңа укучыларын бик аз, 3-4 кеше генә булыр дип көткән. Ә без бер аудиторияне тутырдык!
Ирланд телендә «клоридете» сүзе «кара такта»ны аңлата булып чыкты. В.Миллер, тактага яза башлагач: «Сезнең тактагызны ничек атарга соң? Тактагыз яшел төстә бит!» - дип шаяртты. Мине иң шаккатырганы шул: хәзер Ирландиядә кешеләр күбрәк инглиз телендә аралаша икән. Шуңа да, монда эләгер өчен, ирланд телен белү мәҗбүри түгел.
Ирландиядә «сәлам» дигән сүз бөтенләй юк икән! Ул бик дини ил, шуңа да монда «Dia duit» («Тәңре синең белән») дип әйтү гадәткә кергән.
Ирланд телендәге сүзләрне уку кыенрак тоелды миңа. Беренчедән, яңа тел, икенчедән, бу телдә сүзнең язма варианты белән транскрипциясе бөтенләй охшаш түгел. Вероника Миллер Ирландиядәге популяр бәйрәм-фестивальләрне дә читләтеп узмады. Безнең илдәге «Май чабу» бәйрәменә охшаш «Яз бәйрәме»ндә хайванның сөякләрен ягалар икән анда.
«Conas ata tu? - Хәлләрең ничек?», «Slan - Сау бул», «Go raibh maith agut! - Рәхмәт» сүзләрен белгәч, мин дә «Хәерле иртә!»нең ирландчасын сорарга булдым. «Иртә хәерле булмый. Ирландиядә без иртә тора алмыйбыз», - диде шаян телле укытучы.

Бал кортлары Парижны яуларга тели!
Икенче «пара» - поляк, эстон һәм француз телләре. Эйфель манарасын күрәсем бик килә. Шуңа, соңгысына тукталдым. Әллә ирланд телендә озак торылган, зур аудиториянең һәр почмагында, бал кортлары кебек, гөж киләләр. Бу кадәр кешенең Франциягә барасы килер икән! Урын булмагач, басып торам. Нишлисең бит, ике куянның койрыгын тотып булмый. Йә торасың, йә француз теле белән саубуллашасың... Ходай кушып, соңгы партада утырган егет үз урынын бирде. Менә бит, джентльменнар да бар икән әле.
Хәзерлекне алдан ук күргәннәр: француз телендәге исәнләшү, танышу, яшәү урыныңны әйтү, хәлләрне сорашу, саубуллашу сүзләре язылган битләрне өләшкәннәр. Дәресебезне ике яшь укытучы алып барды: берсе - Брюссельдән, икенчесе - Париждан. Франция турында викторина да уздырдылар. Французларның туган илләренә булган мәхәббәте әллә каян күренеп тора. Сораулары да телгә генә кагылышлы түгел, ә тарих, мәдәният белән дә бәйле. Бер белмәгән яңа кешеләр белән, «Je m'appelle Alina. Je suis Tatar. J'habite a Kazan», дип таныштык. Үзебезнең музыкага сәләтебезне күрсәтеп, французча җыр да башкардык әле. Ә хәзергә Au revio! (Безнеңчә саубуллашу сүзе икәнен аңлагансыңдыр!) Киләсе «пара»га соңга калам!

20 төрле итальян телен өйрән!
Өченче «пара»да итальян, португал һәм словен телләреннән беренчесенә тукталдым. Монысының җитди сәбәпләре да бар. Күптән түгел М.Ганапольскийның «Чао, Италия!» дигән китабын укыдым. Икенчедән, группадаш кызым да Италия белән җенләндереп бетерде.
Укытучыбыз Галина Александровна безне «Ciao!» дип каршы алды. Италия халкы «чао» сүзен исәнләшкәндә дә, саубуллашканда да куллана икән. Итальян телен өйрәнергә теләсәң, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына кил! Монда ТРның Итальян белем бирү үзәге бар.
Итальянча белсәм, мин Италия, Швейцария, Сан-Марино, Ливия, Аргентина һәм Сардиниягә дә сәяхәт итә алыр идем. Бу илләрдә дә пиццаның туган ягы телендә сөйләшәләр икән! Итальян телен башка телләр кебек өйрәнеп була. Ирланд теленнән аермалы буларак, аның укылышы белән язылышы да туры килә. Тик... Италиягә баргач, сине аңламаска да мөмкиннәр, чөнки Колизей ватанында диалектлар бик күп. Гадәттә, Тоскана диалекты кулланыла икән, ул Флоренциядә популяр. Әгәр Флоренциядән 40 км га ераграк китсәң, ул территориядә инде бөтенләй «башка» итальян телендә аралашачаклар. Италия үзе 20 төбәккә бүленә. Димәк, 20 төрле итальян диалектын белсәң, син бу илдә балык кебек йөзәчәксең!
Дүртенче «пара»да испан һәм дат телләрен белергә мөмкинлек тудырылды. Тик мин генә кала алмадым. Боларын «тозларга» туры килде шул. Нишлисең, чын студент «пара»ларын тозламыйча һич булдыра алмый!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading