16+

Без әлегә бирешмибез, алга барабыз!

Татар теле бетә, юкка чыга, кирәге калмый, диләр. Ана кеше баласы 1нче сыйныфка укырга кергәндә, татар сыйныфына эләкмәсен өчен сөйләшә-сөйләшә рус сыйныфына тыга. Чын татар, мөселман әниләре шундый юлдан тайпылганда, ничек итеп татар милләтенең киләчәген көтергә була?

Без әлегә бирешмибез, алга барабыз!

Татар теле бетә, юкка чыга, кирәге калмый, диләр. Ана кеше баласы 1нче сыйныфка укырга кергәндә, татар сыйныфына эләкмәсен өчен сөйләшә-сөйләшә рус сыйныфына тыга. Чын татар, мөселман әниләре шундый юлдан тайпылганда, ничек итеп татар милләтенең киләчәген көтергә була?

Мондый күренеш күңелне тырный. Шул максат белән Мамадыш шәһәре "Бәләкәч" балалар бакчасында зурлар төркеме тәрбиячесе Наилә Нәҗмиева белән "Бәләкәч ТВ" проектын булдырдык. Атна саен мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән интервьюга йөрибез.

Безнең максат - мәктәпкә әзерлекле бала булдыру, татарча киң аралаша, татарча фикерли ала торган итеп, төрле юнәлештәге белгечләр белән рәхәтләнеп сөйләшә ала торган балалар җитештерү.

Мәктәптә татар телен чит илләрдән яңа алымнар алып өйрәтәләр, башка чит төбәктән үрнәк алалар, аларга карап укыту планын төзиләр. Ә безнең балалар бакчасында әлеге интервью аша татар телен өйрәнү, үстерү шулай ук яңа алым, әле беркемнең дә болай эшләгәне юк. Бу безнең өчен сынау, тәҗрибә, үсеш. Татар методикасында яңалык. Бәлки бу безнең проект уңышлы да чыкмас, ләкин бу процесс безгә, әти-әниләргә, балаларга нык ошый. Әти-әниләр бу очракта безгә канат куя. Без әлегә бирешмибез, алга барабыз, тырышабыз, тәҗрибә, яңа идеяләр туплыйбыз.

Бу шулай ук Социаль проект - безгә мегаполиста еракта булган шәһәрләрдә үз эшенең остасы булган алтын куллы, сәләтле, алдынга кешеләрне таныту, аларның фикерләрен халык каршына чыгару, эш процессын күрсәтү. Ул Татарстан гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә актуаль проект булыр дип ышанам. Без үзебезнең эшләрне ВКонтакте челтәрендәге "Бәләкәч ТВ" дигән төркемгә урнаштырып барабыз. Татар телебез бетмәс, үсәр, әлбәттә киләчәге бардыр дигән өметләр белән янып эшлибез.

Татар теле тәрбиячесе Гөлия Сөнгатуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading