Чит илләргә килсәк, узган ел акциядә 31 чит ил вәкилләре: болар арасында Америка Кушма Штатлары, Төркия, Европа илләре, Казахстан, Әзәрбәйҗан һ.б. бик күп илләр катнашкан. Быел шулай ук яңа мөмкинлекләр кертелгән: диктантны латин әлифбасында язып була. Оештыручылар әйткәнчә, кайбер илләр хәтта берләшеп туры трансляцияләр уздыралар. Мәсәлән, быел да бу трансляция узачак. Анда диктанты Сәйдә Мөхәммәтҗанова укыячак.
Моннан кала, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Ш.Камал юбилеена каралган күргәзмә дә ачылачак. Ә Татар китабы йортында балалар өчен гарәп каллиграфиясе буенча осталык дәресе узачак.
Ел саен әлеге акциядә бер миллионга якын кеше катнаша. Быел да әлеге сан кимемәс, дип ышана оештыручылар. Диктантлар исә бер ай эчендә татар теле белгечләре һәм укытучылар тарафыннан тикшерелә. Билгеләрне 10нчы декабрь көне diktant.tatar сайтында белеп була.
Комментарийлар