16+

Галимҗан Гыйльманов: «Яхшы гына татар прозаиклары үсеп килә»

«Глаголица» әдәби премиясе янә финалистларны Казанга җыйды. Быелгы әдәби сменада катнашу өчен башкалага 10-17 яшьлек 100дән артык бала чакырылган.

Галимҗан Гыйльманов: «Яхшы гына татар прозаиклары үсеп килә»

«Глаголица» әдәби премиясе янә финалистларны Казанга җыйды. Быелгы әдәби сменада катнашу өчен башкалага 10-17 яшьлек 100дән артык бала чакырылган.

Алар арасында Россиядән читтә яшәгәннәре дә бар. Франция, Греция, АКШ, Италия, Төркия, Молдова, Үзбәкстан, Казахстанда гомер иткән яшь авторлар ерак араны якын итеп Татарстанга килгән. Барлыгы бу сезонда конкурска дөньяның 31 иленнән 2700гә якын эш кабул ителгән.

Узган елда «Глаголица» премиясе үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте. Дистә ел эчендә ул гади төбәк күләмендәге бәйгедән халыкара дәрәҗәгә кадәр күтәрелде. Бүген ул яшь язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр, эссе авторлары арасында иң абруйлы халыкара әдәби премияләрдән санала. Быелгы конкурста үзләрен яшь драматурглар да сынап карый алган. Алар өчен яңа номинация булдырылган. Беренче елда ук бу юнәлештәге 30 эш кабул ителгән, алга таба «Татар телендә драматургия» номинациясен дә өстәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

«Глаголица»да күп тапкырлар катнашкан яшь авторлар шактый. Быелгы финалистлар арасында да жюри вәкилләре таныш йөзләр булуына игътибар итте. Араларында үзләрен яңа номинацияләрдә сынаучылар да очрый. Ел саен әдәби мәйданда яңа исемнәр дә барлыкка килә, яңа талантлы авторлар «туа». Финалга эләгеп, әдәби сменада катнашу мөмкинлеге исә аларның иҗатына яңа сулыш өрергә, үз стилен үстерергә ярдәм итәчәк. Танылган язучылар, шагыйрьләр, әдәби тәнкыйтьчеләр белән аралашу, алардан тәҗрибә алу үзе үк бер баскычка югары күтәрелү дигән сүз. Һәр номинациядә җиңүчеләргә бүләкләре дә бар – планшетлар, «Кече китапханә» китаплар җыелмасы һәм премиянең символы – «Бәллүр ябалак»лар әзерләнгән.

Язучы, әдәби тәнкыйтьче Галимҗан Гыйльманов быел татар телендәге проза эшләренең югары дәрәҗәсен билгеләде. Бу юнәлештә кабул ителгән эшләрнең сыйфаты артуына игътибар итеп, ул алга таба яхшы прозаиклар буыны барлыкка киләчәген фаразлады. Темалар төрлелеге ягыннан да алга китеш булуын әйтте.  Балалар сугыш һәм тынычлык, дистант темаларына кызыклы әсәрләр иҗат иткән, детектив юнәлешендә яхшы гына эшләр булган.

Җиңүчеләр исемнәре 18 ноябрьдә Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында игълан ителәчәк.

Фото: mon.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading