16+

«Гигант» мәктәпләрдә яхшы белем биреп буламы?

Быел Татарстанда ничә мәктәп һәм балалар бакчасы төзеләчәк, шәһәрләрдә 2-3 мең баланы сыйдырышлы “гигант” мәктәпләр төзү дөрес хәлме, авылларда аз комплектлы мәктәпләрне саклап калу юлы бармы?

«Гигант» мәктәпләрдә яхшы белем биреп буламы?

Быел Татарстанда ничә мәктәп һәм балалар бакчасы төзеләчәк, шәһәрләрдә 2-3 мең баланы сыйдырышлы “гигант” мәктәпләр төзү дөрес хәлме, авылларда аз комплектлы мәктәпләрне саклап калу юлы бармы?

Журналистлар Татарстан мәгариф һәм фән министры белән очрашу вакытында үзләрен борчыган сорауларны яңгырата алды.

Мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзү һәм төзекләндерү

Быел Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” һәм “Гаилә” федераль программалары буенча 2 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы төзеләчәк. Яңа гомуми белем бирү йортлары Казанның "Җәй" микрорайонында һәм Чаллының "Мәләкәс арты" микрорайонында барлыкка киләчәк. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары Питрәч районының Көек  һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәләрендә салыначак

Шулай ук быел республика бюджеты һәм "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль программасы хисабына Кукмараның 3нче мәктәбенең өстәмә корпусы һәм 3 балалар бакчасы ("Царево" торак комплексы, "Комлы Кавал" авылы, Апас)  төзелә.

Моннан тыш, федераль финанслашу каралган программа буенча  10 мәктәп, 2 балалар бакчасын төзекләндерү турында карар кабул ителгән. Республика программалары буенча 13 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы яңартылачак.

Мәктәп зур булырга тиешме, әллә кечкенәме?

Соңгы елларда шәһәрләрдә барлыкка килгән яңа микрорайоннарда 2-3 мең балага исәпләнгән мәктәпләр төзелә. Беренче сыйныфлар саны дистәдән артып киткәннәре дә бар. Сүз дә юк, алар иң заманча таләпләр буенча тәэмин ителгән, иң яхшы белем алу шартлары тудырылган. Әмма шул ук вакытта икенче ягы да бар: бу мәктәпләрдә укытучылар – балаларны, балалар – укытучыларны белми, алар белән идарә итү дә кыенлаша. Идеаль мәктәп ул менә шундый “гигант”  мәктәп булырга тиешме, әллә укытуны кечерәк белем йортларында оештыру отышлыракмы, дигән сорау туа.

Министр билгеләп үткәнчә, бүген республикада 1402 мәктәп исәпләнә, шуларның 60 проценты авыл җирлекләрендә, 40 проценты гына шәһәрләрдә урнашкан. Аларда 510 меңнән артык бала белем ала.  Төзелеш эшләре актив барган микрорайоннарда балалар саны, чыннан да, күбрәк. Әмма ел саен яңа мәктәпләр төзелеп тора.

- Укырга керүче балалар саны да ел саен артып торса, без әле шат кына булыр идек, алар ел саен кими бара. Узган елда беренче сыйныфка 55 мең бала керсә, быел – 49,5 мең. Шуңа күрә сыйныфлар саны алфавитның соңгы хәрефенә кадәр җитәр дигән куркыныч юк. Бу әле яхшы булыр иде, - ди министр.

Министр сүзләренчә, идеаль мәктәп ул – укытырга балалары, тулы составта укытучылары булган, укучылар бер генә сменага укыган (хәзерге вакытта 205 мәктәп ике сменада укый), балаларын яратучы һәм укытучыларны хөрмәт итүче ата-аналы мәктәп. Шул ук вакытта министр мәктәпләрне эреләндерү яклы булмавын белдерде. Мәктәпләр зур корпорацияләргә әверелергә тиеш түгел, ул бер гаилә кебек яшәргә, укытучылар – укучыларны, укучылар укытучыларны белергә тиеш, диде ул.

Укучысыз калган сала мәктәпләре

 

Шәһәрләр мәктәпләрендә укучылар артык күп дип зарланган мәлдә, авылларда, киресенчә, алар саны кимегәннән-кими бара. Татарстанда бүгенге көндә 330 тирәсе аз комплектлы мәктәп бар. Башлангыч мәктәптә - 15 тән, төп мәктәптә – 30дан, урта мәктәптә 50 баладан кимрәк белем алса, уку йорты шундыйлар исәбенә кертелә. Билгеле, мондый мәктәпне тоту финанс яктан бик чыгымлы. Әмма Илсур Һадиуллин сүзләренчә, мәктәптә бер генә укучы булса да, аны сакларга тырышалар.

 

- Әгәр дә бер генә бала була икән, без аны япмыйбыз, без аны сакларга тырышабыз. Чөнки бу авылны саклау, анда үзебезнең халык яши. Шуңа күрә без аларны ябу яклы түгел. Балалар булмый икән, ябыла инде, – ди Мәгариф һәм фән министры.

Төбәкләрдә милли мәгариф торышы һәм кадрлар мәсьәләсе

Күп кенә милләттәшләребезнең Татарстаннан читтә гомер итүен беләбез. Шуңа да төбәкләрдә татар телен укыту мәсьәләсе һәрчак актуаль булып кала. Министр сүзләренчә, бүгенге көндә 28 субъектның мәгариф оешмаларында татар теле өйрәтелә, 170 меңнән артык укучы ана телен үзләштерү мөмкинлегенә ия.  24 субъектта татар теле һәм әдәбияты дәресләре уку планнарына кертелгән, 15 субъектта факультатив дәресләр үткәрелә, 19 субъектта телне түгәрәк эшчәнлеге кысаларында өйрәнәләр.  Моннан тыш, татар иҗтимагый оешмалары, милли-мәдәни автономияләр субъектларында татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре бар. Россия субъектларының мәгариф оешмаларында 1000 гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли.

- 2024 нче елда федераль исемлеккә 86 татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре кертелде һәм алар Россиянең барлык мәгариф оешмаларында легитим. Министрлык ел саен төбәк мәктәпләрен укыту-методик әдәбият белән республика акчалары исәбеннән тәэмин итә. Агымдагы елда гына да субъектларга 8 млн сумлык 17 740 дәреслек тапшырылды, - ди Илсур Һадиуллин.

Мигрант балаларын укыту

Мәктәптә телне белмәгән мигрант балаларын укыту мәсьәләсе соңгы вакытта кискен төс алды. Алар телне белгән балаларга белем бирүдә комачауламасын өчен эшне ни рәвешле оештырырга дигән сорауга җавап эзлиләр. Министр билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика мәктәпләрендә 3000нән артык мигрант баласы белем ала. Аларның күбесе рус телен белем бирү программаларын үзләштерү өчен җитәрлек күләмдә белә. Һәр мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек һәм балаларга өстәмә белем бирү кысаларында рус теле буенча өстәмә дәресләр үткәрелә. Барлык мәгариф оешмаларында балалар белән төрле диагностика, коррекцион-үсеш эше, индивидуаль һәм төркемле дәресләр, тренинглар үткәрелә, педагог-психологлар эшли, ди ул. 

- Телне белмәгән мигрант балаларын рус теленә өйрәтү буенча системалы эш алып барыла. Мәктәпләрдә бу эшчәнлекне алып бару өчен махсус төркемнәр оештырыла. Белем алырга теләге булган бер генә баланы да без кире какмаячакбыз. Аларны әзерләячәкбез. Республика эшче кулларга мохтаҗ. Без чит ил гражданнарын эшкә чакырабыз икән, аларның балаларына белем бирүне дә оештырырга тиешбез, - дип белдерде Илсур Һадиуллин.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading