16+

Юл-транспорт һәлакәтен махсус оештыручы «автоподставщик»лар ятьмәсенә эләкмәгез

Юл-транспорт һәлакәтен махсус оештырган «автоподставщик»ларга карата суд башланган.

Юл-транспорт һәлакәтен махсус оештыручы «автоподставщик»лар ятьмәсенә эләкмәгез

Юл-транспорт һәлакәтен махсус оештырган «автоподставщик»ларга карата суд башланган.

Казанның Совет судында махсус рәвештә авария ясаучылар: Сергей Софронов, Марат Хәлиуллин, Нурлан Шәмиев һәм җинаять төркемен оештыручы Максим Бакуловка карата суд процессы башланган. Аларның барысын да иминият өлкәсендә мошенниклыкта гаеплиләр.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның декабрендә Бакулов юл-транспорт һәлакәтен оештырып, иминият компанияләре аша баю идеясе килгән. Моның өчен ул дуслары белән җинаятьчел төркем оештырган.

"Бөтен эшне Бакулов алып барган, аның күрсәтмәләрен төркемдәге башкалар төгәл үтәп килгән. Эшчәнлек киң юнәлештә алып барылган. Иминият очракларын канунга яраклаштырып эшләргә тырышканнар. Бакулов план эшләгән һәм рольләрне бүлешкәннәр», – дип сөйләгән суд утырышында дәүләт гаепләүчесе.

Җинаятьчел төркем эш иткән схема гади: Бакулов һәм аның төркемендәге егетләр юлда барганда кыйммәтле машиналар эзләгән. Алар һичшиксез иминиятләштерелгән булган. Машина хуҗаларын алдаганнар, ә аннары махсус рәвештә авария оештырганнар. Юл һәлакәтенә юлыккан башка кешене гаепле итеп калдырганнар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Бакулов кыйммәтле машиналарны сайлаган, алар арасында Audi, Jaguar, Porsche булган.

– 2023 елның 17 декабрендә Бакулов белән Хәлиуллов махсус юл-транспорт һәлакәте оештырган. Алар иминиятләштерелгән Jaguar XFR автомобилен тапканнар һәм аның хуҗасын вакытлыча йөреп торырга бирергә күндергәннәр. Хәлиуллов автомобиль белән идарә иткән, ә Бакулов алгы утыргычта булган. Мәскәүнең Мичурин проспектында Jaguar белән идарә иткән Хәлиуллин Porsche Macan белән махсус бәрелешкән. Әлбәттә, машина йөртүче Малякова бернәрсәдән дә шикләнмәгән. Хәтта, полицейскийлар да моның махсус рәвештә оештырылган юл-транспорт һәлакәте икәнлеге турында уйламыйча, авария турында беркетмә төзегәннәр. Гаепле дип чынлыкта бернинди гаебе булмаган Малякованы таныганнар. Ә  Хәлиуллов һәм Бакулов кырыйда гына мескен кыяфәткә кереп басып торган, - дип тасвирлаган бу схеманы дәүләт гаепләүчесе.

Мондый махинацияләрдән соң Бакулов барлык документларны Шәмсетдинова фамилияле кешегә тапшырган, ул документларны иминият компаниясенә тапшырган. Әлеге Шәмсетдинова да Бакулов әйткәннәрнең барысын да эшләгән. Һәр юл-транспорт һәлакәтеннән Бакулов һәм аның төркеме ким дигәндә 400 мең сум акча "эшләгән".
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading