Имтиханнарга әзерләнгәндә ничек төшенкелеккә бирелмәскә?
Бердәм дәүләт имтиханнары – бала өчен зур стресс.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бердәм дәүләт имтиханнары – бала өчен зур стресс.
Аларга әзерлек вакытында һәм имтихан бирү көнендә борчылу сәламәтлектә тискәре чагылыш табарга мөмкин. Әмма ата-аналар нарасыена дулкынлануын җиңәргә ярдәм итә ала. Психологлар киңәшләре белән уртаклашабыз:
Бергәләп эш планы төзегез
• Бала белән аның теләкләре турында фикерләшегез. Ул кая керергә, кем булырга, нәрсәгә ирешергә тели?
• Теләсә нинди сценарийның мөмкин булуын әйтегез. Киртәләр исә, максатка ирешү юлында аерым адымнар гына икәнен аңлатырга кирәк.
• Бергәләп әзерлек курсларын эзләгез.
• Хезмәт базарында вакансияләрне карап чыгыгыз.
Имтиханга әзерлек ысулларын билгеләгез
• Бала мәктәп программасының нинди өлешләрен хәтерли икәнен, ә кайсыларын онытканын бәяләгез. Шуннан соң белмәгәннәрне ни рәвешле тулыландыру хакында уйлагыз.
• Темаларны җәйгә кадәр тигезләп бүлгәләгез һәм аларны ашыкмыйча кабатлый барыгыз.
Көн һәм туклану режимын булдырыгыз
• Имтиханнарга әзерлек чорына балага уңайлы көн җәдвәле төзергә булышыгыз.
• Үсмергә иммунитетын һәм нерв системасын ныгытырга ярдәм итегез. Физкультура белән шөгыльләнү, вакытында ял итү һәм дөрес туклану файдага булачак.
Бердәм команда булыгыз
• Баланың теләкләренә колак салыгыз
• БДИга бергәләп әзерләнегез
• Балагыз белән ешрак сөйләшегез
• Аның буш вакытын чикләмәгез – урамда йөрү, дуслар белән очрашу һәм башка күңелле мизгелләр азрак дулкынланырга ярдәм итәчәк.
Дулкынлануны баса торган ысул яки талисман уйлап табыгыз
• Баланы нәрсә тынычландыра яки илһамландыра икәнен белешегез. Стресслы очракларда бу аңа онытылып торырга ярдәм итәчәк.
• Талисманны ул үзе сайласын: бу теләсә нәрсә – йөзек, беләзек, кулон була ала. Борчылганда ул игътибарны читкә борырга ярдәм итәчәк.
Гүзәл Насыйбуллина әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмыш
Балалар йортында яшәргә мәҗбүр булган улын кызгана да бит...
-
#Спорт
Миңнеханов: «Ышанам ки, алда сезне күп кенә зур җиңүләр көтә»
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов: Иң мөһим бурычларның берсе - педагогның абруен һәм статусын күтәрү
-
#Спорт
«Россия күләмендәге ярышларга әвереләбез»: радио журналистлары волейбол уенында ярышачак.
-
#Язмыш
Өч баласы ятим кала. “Әни янында салкынмы икән” дип сорый алар...
Комментарийлар