16+

Каникуллар кыскармый

Газетабызның узган саннарының берсендә, быел җәйге каникуллар кыскартылып, Казан вузларында укулар 1 августта башланачак, дип язган идек. Бу карар үзгәрде, каникуллар да, уку сезоны да башка еллардагыча кала.

Каникулларны кыскартып, укуларны бер ай алдан башлау һәм бер ай алдан тәмамлауның сәбәбе киләсе җәйдә уздырылачак Универсиада уеннары белән бәйле иде. Югары уку йортларында укулар бер ай алдан тәмамлангач, башкала студентлардан беразга бушап торыр, юллардагы бөкеләр дә кимер, дип уйланылды.
Хәзер исә искечә калдырырга, укуларны беренче сентябрьдә башларга дигән фикергә киленде. Тик шулай да үзгәрешләрсез булмый, киләсе елның беренче семестры 31 декабрьдә үк ябылачак, элек ул гыйнвар ахырында гына иде. Икенче семестр 15 гыйнвардан 15 майга чаклы бара, моңа кадәр исә июнь ахырында гына тәмамланды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading