16+

Казанда Арт-галәм булдыралар

13-14 сентябрь көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында Kazan Digital Week - 2023 халыкара форумы кысаларында «Арт-галәм» хакатоны уза. Бүген уку йортында чараның тантаналы ачылышы булды.

Казанда Арт-галәм булдыралар

13-14 сентябрь көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында Kazan Digital Week - 2023 халыкара форумы кысаларында «Арт-галәм» хакатоны уза. Бүген уку йортында чараның тантаналы ачылышы булды.

Хакатонның максаты - digital-инновацияләрне креатив индустриягә җәлеп итү. Заманча технгологияләр сәнгать өлкәсендә чагылыш табачак. Катнашучылар алдында метагаләм өчен арт-объектлар, сәхнә мәйданчыклары, милли элементлы йортлар, геройлар, артефактлар, иҗади кешеләрнең цифрлы игезәкләрен булдыру бурычы куелган.

Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева катнашучыларның Россиянең төрле төбәкләреннән җыелуын, көчле командалар бик күп булуын билгеләп узды. Бик куәтле көндәшлек һәм көрәш көтелә, диде ул.

Шулай ук чара ачылышында катнашучыларны Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сәламләде.

-    Менә инде ничәнче ел рәттән шушы бәйге уздырыла, ел да бу проектның географиясе киңәя. Мәдәният министрлыгы хакатонда туган һәм тормышка ашырылган проектларны күзәтеп бара. Чөнки нәкъ шушы проектлар киләчәктә Арт-галәм нигезе булачак. Бүген яшьләр алдында бар мөмкинлекләр бар, алардан файдаланырга, үз белгәннәреңне күрсәтергә генә кирәк, - диде Юлия Әдһәмова. 
Хакатонда катнашучылар - 2-5 кешедән торган командалар - 48 сәгать эчендә инновацион идеясен тормышка ашырырга һәм үз эш нәтиҗәләрен күрсәтергә тиеш. Җиңүчеләр иртәгә билгеле булачак. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading