Мәктәп, ни дисәң дә, бала өчен дә, ата-аналар өчен дә стресс. Укучыларга яңалыкларга, җәй эчендә үсеп киткән сыйныфташларына, педагоглар алмашынуына, мәктәптәге йөкләнеш һәм өй эшләре күләме артуына күнәргә кирәк.
Ата-аналар җилкәсенә төшкән йөк тә арта – дәресләр тикшерү, баланың уңышларын күзәтеп бару, аңа терәк булу....
Балалар хәтта уку елы башында ук ару хисен сизәргә мөмкин. Әгәр бала җәйне актив уздырган булса, физик йөкләнешнең чикләнүе аның тарафыннан аеруча авыр кабул ителә ала. Шулай ук көн режимын үзгәртү дә җиңел түгел, йокларга соң ятарга һәм соң торырга өйрәнгән организмга хәзер инде башка тәртипкә җайлашырга туры килә. 7 һәм 14 яшьлекләрдә күзәтелгән күчеш чоры кризислары турында да онытырга ярамый.
Укучыга ярдәм кирәклеген ничек аңларга икәне турында Балалар һәм ата-аналар белән эшләү буенча коррекция-тернәкләндерү үзәге белгече, клиник психолог Виктория Вавилова сөйли.
Стресс билгеләре
Кече сыйныф укучыларында да, өлкәннәрдә дә түбәндәге стресс билгеләре күзәтелергә мөмкин:
- Йокының бозылуы: йокысызлык, тынгысыз йокы, куркыныч төшләр.
- Эшкә сәләтлелекнең түбәнәюе: узган елда гади булган йөкләнешләрдән дә арыганлык хисе тою.
- Кәефнең үзгәрүе: сәбәпсез һәм көтелмәгән вакытта борчу, үпкә, агрессия барлыкка килү.
- Игътибарлылык югалуы: оныту, күнегелгән бурычларга игътибар юнәлтә алмау яки гадәти әйберләрне истә калдыра алмау.
- Коммуникациядә кыенлыклар: ялгызы калырга тырышу, контактлардан баш тарту.
- Стрессның физик симптомнары: кулларың яисә иңбашларың ирексездән тартылып куюы, тән авырлыгы арту яки кимү.
Әти-әниләр ничек ярдәм итә ала?
Балагызны мактагыз, аның мәктәп тормышы белән кызыксынуыгызны күрсәтегез, ләкин моңа артык басым ясамагыз, - дип киңәш итә Виктория Вавилова. – Саф һавада йөрүләрне һәм спорт чараларын кертеп җибәрегез. Балагызның яхшы сыйфатларын ассызыклагыз, казанышлар турында ешрак искә төшерегез һәм уңышсызлыклар, хаталар өчен ачуланмагыз. Укучының сыйныф җитәкчесе яки мәктәп психологы белән үз-үзен тотышы һәм үзен ничек хис итүе турында фикер алышыгыз. Иң мөһиме, беркайчан да балагызны башкалар белән чагыштырмагыз.
Беренчеләргә бигрәк авыр
Гадәттә, бала яңа коллективта (ә мәктәп ул – өр-яңа коллектив), һичшиксез, еш авырыячак дип санала. Әмма кайчакта авырулар арыганлык күрсәткече булып тора.
- Баланың беренче сыйныфтагы адаптация кыенлыклары аның еш авырый башлавы аша күренергә мөмкин, – ди педагог-психолог, Учи.ру онлайн-платформасы белгече Гөлфия Касыймова. – Әгәр бала узган еллардагыга караганда күбрәк чирли башласа, бу аның укуга көче җитмәү, ял кирәклеге билгесе.
Беренче сыйныф укучыларында тагын мөһим бер билгегә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, үз-үзен тотышында кискен үзгәрешләр – гадәти булмаган тынычлык яки йомыклык. Бу эчке киеренкелек турында сигнал бирә. Шулай ук бала хис-кичерешләрне җиңә алмый, кычкырырга һәм еларга мөмкин. Арыганлыкны киметү өчен бик күп йоклавы да ихтимал.
- Беренче сыйныф укучыларының социаль күнекмәләренә дә игътибар итәргә кирәк – яшьтәшләре белән аралашудагы авырлыклар баланың системалы рәвештә мәктәпкә барырга теләмәү сәбәбе булырга мөмкин. Бу билгеләрне вакытында күреп алырга һәм тәүге адымнарын ясаучы укучыга ярдәм итү, аңа яңа шартларга җайлашырга булышу мөһим. Балагыздан артык күп таләп итмәгез – бала беренче сыйныфта әле бала булып кала. Башлангыч чорда иң мөһиме – ярдәм, игътибар, максималь кайгырту, - дип билгеләп үтә Гөлфия Касыймова.
Баланс эзләгез
- Мәктәпкә уңай мөнәсәбәт булдыру - максатларның максаты, – дип саный Георгий Панов, Европа Медицина үзәгенең балалар психотерапевты. – Ата-аналарга уку елы башлану белән бәйле борчулар һәм уңай үзгәрешләр арасында баланс табарга ярдәм итәргә кирәк. Шуңа күрә бала белән аралашканда мәктәп турында кызыксыну белән сөйләшергә кирәк. Мәсәлән, уңай ассоциацияләр булдыру өчен яңа дәресләр һәм дуслар, алда торган мавыктыргыч вакыйгалар турында фикер алышыгыз. Ачыктан-ачык аралашу өчен шартлар тудырыгыз: баладан үз куркулары һәм дулкынланулары турында сөйләүне сорагыз, аннары бергәләп фикер алышып, чишелеш табарга тырышыгыз.
Бала стресслы мизгелләренне кичерергә һәм игътибарын башкага юнәлтергә өйрәнсен өчен гади сулыш күнегүләрен күрсәтегез. Бу процесста сез үзегез дә тынычлана һәм стресстан котыла алачаксыз. Иң мөһиме – туган вазгыятьне истерикага бирелмичә хәл итәргә өйрәнү.
Әти-әнигә нишләргә?
Ата-анага борчу хәләтеннән арыну өчен, берничә киңәш бирергә мөмкин:
1. Башта үзеңә битлек, аннары – балага.
Безнең һәркайсыбызның борчу хисен җиңүнең үз ысуллары бар. Ата-аналарга үз эмоциональ фоны турында кайгырту аеруча мөһим, чөнки балалар аны бик яхшы сизә һәм үзенә сеңдерә. Шуңа күрә стресс дәрәҗәсен киметү өчен үзегез өчен ял ысулы табыгыз. Дусларыгыздан ярдәм эзләгез, планлаштыруга йомшаграк карагыз һәм игътибарны көчегездән килгән мәсьәләләргә юнәлтегез. Башка әти-әниләр белән аралашу да ярдәм итәчәк: хисләрегезнең гадәти икәнен аңларсыз, шәхси тәҗрибәгез турында фикер алышырсыз, юаныч табарсыз.
2. Фокусны плюсларга юнәлдерегез.
Үзегезнең хисләрегезне анализлагыз: әгәр тынычсызлык хисе туа икән, фокусны уңай аспектларга күчерергә онытмагыз. Ягъни кыенлыклар турындагы уйларга кереп китү урынына, балагыз өчен яңа мөмкинлекләр турында, аның нәрсәгә өйрәнә алуы һәм яңа уку елы китергән уңай хис-кичерешләр хакында фикер йөртегез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар