1 сентябрьдә Татарстанда 8 яңа мәктәп һәм 3 корпус ачылачак. Алар барысы да балаларны кабул итәргә әзер.
Шулай ук 49 мәктәптә капиталь төзекләндерү үткәрелеп, белем алу өчен уңайлы шартлар тудырылган. 94 мәктәптә азык-төлек блоклары яңартылган. Шулай ук республикада 2 меңнән артык балага исәпләнгән 10 балалар бакчасы да үз ишекләрен ачарга әзер.
Яңа уку елына әзерлек хакында туры эфирда Татарстан мәгариф һәм фән министры сөйләде. Илсур Һадиуллин укытучыларга кытлык, профильле белем бирү, телефоннар тыелу, 5 көнлек укуга күчү, БДИны бетерү һәм башка мөһим мәсьәләләргә тукталды.
Министр бүген мәгарифтә иң төп проблемалы мәсьәлә кадрлар җитмәү икәнен әйтте. Аның сүзләренчә, 35 процент укытучыларның йөкләнеше 1,5 ставкадан артык. Педагогик уку йортлары ел да шактый күп укытучылар әзерләп чыгара, әмма аларның күбесе мәктәпкә килми, 1-2 елдан укытучылыктан китүчеләр дә шактый. Нигездә, бүген мәгариф өлкәсе хатын-кызларның нәфис җилкәләренә йөкләнгән булуы билгеләнде, мәктәптә эшләүчеләрнең нибары 10 проценты гына ирләр. Шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең күпчелеге пенсия яшенә якынлашкан һәм инде лаеклы ялдагы кешеләр. Яшьләр өлеше нибары 25 процент.
Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен өченче ел рәттән психологик-педагогик сыйныфлар ачыла. Узган елда 320 шундый сыйныф булдырылган иде, быел алар саны тагын да күбрәк булачак. Профориентацияле эшчәнлек 8 сыйныфтан соң ук башлана, мәктәп эскәмиясеннән үк мәктәп өчен кадрлар әзерләү бара.
Шулай ук быелгы уку елында 30 физмат сыйныфы ачылачак, шулай ук техник юнәлешле 100түгәрәк эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Бу техник белем алуны үстерү максатын йөртә. Шулай ук энергетика, медицина, авиа, космик, инженер, агро юнәлешле профильле сыйныфлар да үз эшен дәвам итәчәк.
- Профильле белем бирү Совет чорында да булган. Хәзер без моны торгызабыз. Республикада бу юнәлештә зур эш бара, - дип белдерде министр.
1 сентябрьдән гамәлгә кергән яңалыкларның берсе – мәктәптә телефон куллануның тыелуы. Министр канун яңа уку елыннан гамәлгә керүен ассызыклады. Балалар дәрескә кергәндә телефоннарын билгеләнгән урында калдырырга тиеш булачак. Аның сүзләренчә, дәрестә укучылар игътибар белән укытучыны тыңларга, ә интернетта утырырга, видеолар төшереп утырырга тиеш түгел.
5 көнлек укытуга күчеш мәсьәләсе ата-аналарны иң кызыксындырган сорауларның берсе. Министр сүзләренчә, 5 көнлек укытуга күчәргә мөмкинлек бар, әмма күп уку йортлары 6 көн укыту яклы. Чөнки шимбә укымаган очракта, балага йөкләнеш зур була. Әле бит укудан тыш, һәр баланың түгәрәкләре, башка төрле шөгыльләре дә бар.
- Мәктәп, ата-аналар белән киңәшеп, бу мәсьәләне хәл итә. Әмма беренче чиратта балалар сәламәтлеге турында уйларга кирәк, - дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.
Бердәм дәүләт имтиханы калырмы-бетерелерме дигән сорау да әледән-әле туып тора. Туры эфирда Илсур Һадиуллин бу имтихан төре бүгенге көндә белем дәрәҗәсен тикшерүнең һәм югары уку йортына керүнең иң кулай ысулы булып тора. Әмма аны камилләштерү буенча фикерләшүләр дәвам итә. Алга таба БДИ тапшыруны югары уку йортына керергә исәпләүчеләргә генә калдырып, башкаларга аттестат алу өчен ике төп предмет - математика һәм рус теленннән аерым сынау төре кертү турында уйланалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар