16+

Мәктәпләр җиңел сулый, вузлар абитуриентлар аулый

Быел бердәм дәүләт имтиханын 14 895 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Берәүләр өчен аның нәтиҗәләре сөенечле, икенчеләре өчен бераз көенечле булгандыр. Әмма, гомумән алганда, республикабыз укучылары быел да сынатмаган дип әйтә алабыз. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин игълан иткән саннар моның ачык дәлиле.

Мәктәпләр җиңел сулый, вузлар абитуриентлар аулый

Быел бердәм дәүләт имтиханын 14 895 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Берәүләр өчен аның нәтиҗәләре сөенечле, икенчеләре өчен бераз көенечле булгандыр. Әмма, гомумән алганда, республикабыз укучылары быел да сынатмаган дип әйтә алабыз. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин игълан иткән саннар моның ачык дәлиле.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге җиңел сулап куйды. Алар тормышындагы мөһим сынауларның берсе узылган. Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры тәмам. Димәк, беренчел нәтиҗәләрне ясарга да вакыт.

Янә алдынгылар рәтендә

Быел бердәм дәүләт имтиханын 14 895 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Берәүләр өчен аның нәтиҗәләре сөенечле, икенчеләре өчен бераз көенечле булгандыр. Әмма, гомумән алганда, республикабыз укучылары быел да сынатмаган дип әйтә алабыз. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин игълан иткән саннар моның ачык дәлиле.

Күпчелек предметлар буенча республика, гомумроссиянеке белән чагыштырганда, яхшырак нәтиҗәләре белән мактана ала. Әйтик,  Татарстанда рус теленнән уртача балл – 72,01 (Россия буенча – 68.43), профильле математикадан – 62,53 (Россия буенча – 55,62), физикадан – 58,94 (Россия буенча – 54,85), химиядән – 66,74 (Россиядә – 56,23). Тарих, җәмгыять белеме, рус әдәбияты күрсәткечләре шулай ук республикада югарырак. Информатика, биология, чит телләр буенча ил күрсәткечләре әлегә билгеле түгел. Әмма аларында да сынатмаганбыздыр, шәт.

Үсәргә мөмкинлек

Алай да, гел мактанырлык кына түгел. Илкүләм дәрәҗәдә Татарстан лидерлыгын җуймаса да, узган ел белән чагыштырганда, артка китеш тә бар. Илсур Һадиуллин сүзләренчә, республикадагы күрсәткечләр гомумроссиядәге вәзгыятьнең турыдан-туры чагылышы. Химия, биология, рус әдәбиятыннан уртача баллның артуы, географиядән узган еллар дәрәҗәсендә булуы, профильле математика, информатика, тарих, җәмгыять белеменнән уртача балларның азрак кимүе – республикада гына түгел, ил күләмендә күзәтелгән хәл. 

- Нәтиҗәләр, Россиядәге күрсәткечләр белән чагыштырганда, югары. Бу безне сөендерә. Уртача баллның аз гына кимүен күрәбез, әмма мин монда фаҗига күрмим. Ел да арту булса, 100 баллга кадәр җитәчәкбез бит. Аннары кая таба үсәргә? Ел саен имтиханны бер үк укучылар түгел, төрле контингент бирә. Шуңа күрә аз гына кимүләр булырга мөмкин. Бу табигый. Нәтиҗәләр анализланачак һәм тиешле эш башкарылачак, - диде Илсур Һадиуллин.

Шулай ук физика, биология, химия, профильле математиканы тапшыручылар кими һәм бу бераз борчу уята, дип белдерде Илсур Һадиуллин. Алга таба укучылар тарафыннан бу предметларны сайлау юнәлешендә эшләргә кирәклеген әйтте ул. 

Кызганыч, укучылар арасында бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмаучылар да бар. Химия, биология, җәмгыять белеменнән минималь чикне уза алмаучылар аеруча күп булуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Киләсе уку елында һәр мәктәп, һәр район, гомумән, республика күләмендә җитди анализ ясалырга тиеш.

Республика горурлыгы

80 һәм аннан югары балл җыючылар исә, республиканың аеруча зур горурлыгы. Химия, физика, биология, география һәм рус әдәбиятыннан мондыйлар аеруча күп. Югары баллы нәтиҗәләр өлеше Югары Ослан районында иң югарысы– 38,97%. Шулай ук Чаллы, Казанның Вахитов һәм Идел буе районы, Минзәлә, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Балтач, Әтнә, Баулы муниципаль районнары мактауга лаек.

100 балл җыючылар да шактый - быел 180 укучы бер предметтан иң югары нәтиҗәгә ирешкән.  Тагын 8 укучы ике предметтан максималь балл белән мактана ала. 

Иң яхшы абитуриентларга “ау”

Мәктәпләр инде төп бурычларын үтәп, нәтиҗәләрне анализлауга керешсә, югары уку йортларында кызу чор башланды гына. 20 июнь көнне югары уку йортлары 2023 ел кабул итү кампаниясенә старт бирде. Быел, икътисади вәзгыятьне исәпкә алып, барлыгы 21 102 бюджет урыны (бакалавриат, магистратура, специалитет) бүленгән. Шуларның 70 %ы иң зур өч югары уку йортына – КФУ (7324 урын), КНИТУ (4224 урын), КАИ (2437 урын) туры килә. 

Барлыгы исә 45 вуз, шуларның 28е дәүләтнеке, үз студентларын көтә. Көтә генә түгел, иң яхшыларны “ау”лый, төрле-төрле өстенлекләр белән кызыктыра. Берәүләр югары абруен ассызыклый, икенчеләре төзекләндерелгән тулай тораклары белән мактана, өченчеләре струдентларга берьюлы ике вуз дипломы алу мөмкинлегенә басым ясый.  Шәхси казанышшлары булганнарга өстәмә баллар, 100 балл җыючыларга югары стипендияләр вәгъдә итәләр. 

Шул ук вакытта ректорлар һөнәр сайлауга җитди карарга, төрле якларга чәчелмәскә киңәш итә. Быел абитуриентлар 5 уку йортына 5әр белгечлеккә документларын тапшыра ала. 

Гүзәл Насыйбуллина

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading