Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен кем генә ачуланмый бездә бүген. Гади яшәүчеләрдән алып, зур начальникларга кадәр аларның эшеннән канәгать түгеллекләрен белдерә. Утсыз‑сусыз утырганда яки торбаң «чишмәгә әйләнгәндә» телгә бер дә мактау сүзләре килми. Шуңа да телевизорны кабызсаң да, газета битен ачсаң да, шул бер бетмәс проблемага тап буласың.
Моның сәбәпләрен әллә каян...
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен кем генә ачуланмый бездә бүген. Гади яшәүчеләрдән алып, зур начальникларга кадәр аларның эшеннән канәгать түгеллекләрен белдерә. Утсыз‑сусыз утырганда яки торбаң «чишмәгә әйләнгәндә» телгә бер дә мактау сүзләре килми. Шуңа да телевизорны кабызсаң да, газета битен ачсаң да, шул бер бетмәс проблемага тап буласың.
Моның сәбәпләрен әллә каян эзләргә дә кирәкми. Бу өлкәдә үз һөнәренең остасы булган белемле белгечләр җитешмәве көн кебек ачык. Чөнки аларга халыкта ничектер түбәнсетебрәк карау яши. Монда аларның үзләренең дә гаепләре гел юк түгел, билгеле, аннары, кинофильмнардагы «Афоня»лар да болай уйларга җирлек тудыра. Ләкин киләчәктә мондый дөрес булмаган фикер дә, торак-коммуналь хуҗалыклардагы проблемалар да кимер кебек. Чөнки халыкның тормышын җиңеләйтергә ярдәм итүче мондый мөһим һөнәр ияләрен Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш колледжында әзерли башлаганнар. Беркөнне әлеге уку йортына Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов килде һәм мондый белгечләрне әзерләүнең торышы турында эшлекле киңәшмә үткәрде. Колледжның директоры Җәмил Бакаев үзен яхшы хуҗа итеп танытып, уку йортларының бүгенгесе һәм киләчәге белән таныштырды.
- Безнең колледж яшьләргә үзләре сайлаган җиде белгечлек буенча дипломнар бирә. Менә быел гына беренче тапкыр 19 егет‑кызны торак-коммуналь хуҗалыгы белгечләре итеп әзерләп чыгардык. Дөрес, аларның барысы да бу өлкәдә хезмәт куймаячак. Егетләрнең Ватан алдындагы бурычларын үтисе бар, укудан, белемнән тәм тапканнар югары уку йорты турында хыяллана. Шуңа да безнең бу чыгарылыш диңгездәге тамчы кебек кенә әле. Ләкин тамчыдан күл җыела, диләр ич. Быелдан башлап, архитектура буенча да белгечлеккә дә кабул итәчәкбез. Киләчәктә күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүчеләр әзерләргә дә уйлыйбыз, - диде ул.
Кабул итү комиссиясендә бу көнне, һәркайдагыча, җанлылык хөкем сөрә иде. Сайлаган һөнәрләре буенча укырга керергә теләүчеләр документлар тапшыра.
- Әгәр дә һәммәсе дә «3»ле капчыкларыдыр әле дип уйласагыз, нык ялгышасыз,- диде директор, булачак студентлары өчен горурланып, - аттестатларында гел «5»ле булганнар да килә безгә. Бездән соң югары уку йортларына керергә һәм укырга да җиңел. Яшьләр шуны белә. Инде бүген үк кайбер белгечлекләргә конкурс бар. Соңрак унберенче сыйныфны тәмамлаучылар килгәч, ул тагын да зураячак әле.
Колледжны тәмамлаучыларны юл уртасында ярдәмчесез калдырмыйлар биредә. Алдан ук «Заречье», «Акташ», «Ак барс» шикелле эш бирүче зур‑зур оешмалар белән сөйләшеп куялар. Илдар Гыльметдинов әйтүенчә, республикабызда һөнәри урта белем бирүче уку йортларына, аларда белемле белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелә. Торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр бик кирәкле һөнәр ияләре, алар беркайчан да эшсез калмаячак, чөнки Татарстанда яңа йортлар, объектлар төзү киң колач белән бара. Аларга хезмәт күрсәтү өчен никадәр белгеч кирәк булачак. Җитмәсә мондый комплекслы белгечләр әзерли торган уку йорты башкалабызда бердәнбер.
Илдар әфәнде мәктәпләрдә кайчандыр үзе укыткан астрономия фәненең булмавы, укучыларны сызым сызарга өйрәтмәүләренә борчылуын да белдерде. Аның фикере белән архитектура бүлегенә керергә теләүче абитуриентлар да килеште. Дүләт Думасы депутатының тагын бер сүзе белән ризалашмаска мөмкин түгел: «Һәр белгечлеккә юлны училище колледжлардан башлатыр идем», - диде ул. Әйе шул, яшьләрнең югары белемгә омтылулары әйбәт инде анысы. Ләкин «син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» булмасмы соң аннары?! Казан коммуналь-хуҗалык һәм төзелеш колледжыннан бу шигебездән тәмам арынып кайтып киттек. Кайда гына, кем генә булып эшләсәң дә, син үз һөнәреңнең остасы булып, кешеләргә файда китерергә тиеш, дип өйрәтәләр биредә студентларны. Ә бу киләчәктә аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Яхшы белгеч белән кирәкле эш очрашса, аның файдасы һәркемгә дә булганын барыбыз да белә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар