Республикабызда мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә игътибар зур. Бик күп сабыйларны һәм әниләрне сөендергән «Бәләкәч» программасы үзе генә дә ни тора. Шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә балалар учреждениеләренә район хакимияте, җирле хакимият, иганәчеләр, әти-әниләр тарафыннан һәртөрле ярдәм күрсәтелә. Ә авылда?
Скопировать ссылку
Республикабызда мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә игътибар зур. Бик күп сабыйларны һәм әниләрне сөендергән «Бәләкәч» программасы үзе генә дә ни тора. Шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә балалар учреждениеләренә район хакимияте, җирле хакимият, иганәчеләр, әти-әниләр тарафыннан һәртөрле ярдәм күрсәтелә. Ә авылда?
Авылда балалар бакчасы аерым бер дәрәҗәдә. Монда бит бәгырь җимешеңне курчак театрына да, «Макдоналдс»ка да, Юра паркына да, циркка, аквапаркка да алып барып булмый, балалар кафесында сыйлый да алмыйсың. Авыл баласы өчен балалар бакчасы зур дөньяга алып чыга, яшьтәшләре белән аралашырга мөмкинлек бирә торган бердәнбер урын. Кызганыч, авыл һәм шәһәр балалары арасындагы аерманы бетерергә мөмкин түгел әле бүген. Ләкин авыл балалары да сәләт өләшкәндә йоклап калмаган, белем алырга да, өйрәнергә дә атлыгып торалар. Аларга ничек ярдәм итәргә соң? Әгәр авыл балалар бакчалары сабыйлар үсеше өчен бердәнбер урын икән, алар шәһәр бакчаларыннан да әйбәтрәк булырга тиеш булып чыга түгелме соң?! Ләкин бюджет кесәсе төпсез булмаганга, бу шулай теләк булып кына кала бирә. Әлеге проблеманы чишү бүген бу бакчаларның мөдирләре, җирле хакимиятләр җилкәсенә төшә һәм еш кына аларның бу эш белән никадәр кызыксынуларыннан тора. Моңа мин Минзәлә районы Тауасты Байлар авылының балалар бакчасында да инандым.
Әлфинә Билалова 23 ел буе бакча мөдире. Элегрәк балалар бакчасы аерым бинада урнашкан булган, чөнки сабыйлар күп йөргән. Ләкин яшьләр авылларда калмыйча, шәһәрләргә китү сәбәпле, авылда балалар саны да күзгә күренеп кими башлаган. Ә соңрак оптимизация корбанына әйләнеп, балалар бакчасы икенче катындагы берничә бүлмәне биләп, мәктәпкә өйдәш булып кергән. Нәниләрне икенче катка урнаштыру кайсы акыллысының башына килгәндер инде?! Шул көннән башлап күптән түгел генә тәпи киткән сабыйлар һәр көнне экстремалларга әйләнеп, текә баскычлардан йөриләр. Ә инде иң кечкенә нарасыйларны тәрбиячеләр һәм нәнкәләр урамга үзләре күтәреп төшәләр, күтәреп менәләр. Мөдирнең балалар бакчасына беренче каттан бүлмәләр сораган үтенече әлегә кадәр җавапсыз кала бирә.
Ләкин авырлыклар алдында югалып калырга өйрәнмәгән коллектив борынын салындырып утырмый, эшкә керешә. Бүлмәләрне балалар бакчасы таләпләренә туры китерерлек итеп төзекләндерергә, әти-әниләрне балаларын бу бакчага йөртергә үгетләргә дә туры килә аларга.
Теләк һәм беләк булгач, уңышлар да көттерми. Балалар бакчасында фортепиано көе яңгырый, бәйрәмнәр, төрле кичәләр үткәрелә башлый. Заманча җиһазландырылган, яңа уенчыклар белән баетылган бүлмәләр сабыйларның гына түгел, әти-әниләрнең дә кәефен күтәрә. Бакчаның үз музее да бар, аңа экспонатларны өлкәннәр һәм нәниләр бергәләп туплыйлар. Бу балалар бакчасы якты, өй шикелле ниндидер бер җылы, нурлы. Шуңа күрәдер инде, аңа авылдан биш чакрым ераклыктагы Минзәлә шәһәре балаларын да йөртәләр. Балаң өчен җаның тыныч булганда, мондый гына ара чүп кенә шул ул.
- Балалар бакчасы - баланың әнисеннән аерылып, нәүмизләнеп кала торган урыны, - ди Әлфинә ханым. - Шуңа күрә дә ул баланың кәефен күтәрерлек матур һәм өйдәге шикелле җылы мохитле булырга тиеш. Шул чагында гына сабый әнисез бакчага теләп йөриячәк. Шушы максат белән, җәен бакчабызның тирә-ягы чәчәкле әкияткә әйләнә. Түтәлләрдә нинди генә гөлләр үстермибез, ә кышларын таучыклар ясыйбыз. Балалар бакчасы без хезмәткәрләр өчен дә, сабыйлар өчен дә икенче өй ул. Ә инде үз өен һәркемнең матуррак, ямьлерәк итәсе килә. Без һәр балага индивидуаль якын килергә, шәхес тәрбияләргә тырышабыз. Еш кына әти-әниләр баланың тамагы туйганмы-юкмы дип кенә кызыксына, алар фикеренчә, балалар бакчасы нарасыеңны үзең эштә вакытта күз-колак булсыннар өчен вакытлыча куеп калдырыр урын гына. Ә бит бала да шәхес. Аны коллективта яшәргә, дуслашырга, уйларга, җаваплы булырга өйрәтәсе бар.
Районның мәгариф бүлеге хезмәткәре, мәктәпкәчә тәрбия эшендә утыз еллап хезмәт куйган Илгизә Исхакова да мөдирнең бу сүзләре белән килешә, борчуларын башкаларга караганда да ныграк аңлый. Аның фикеренчә дә, авыл балалар бакчасы гомуммәдәни мәгънәгә ия. Бакчаның педагогы һәрвакыт халык күз алдында, шуңа ул күпләргә үрнәк булып яшәргә тиеш. Тауасты Байлар авылындагы балалар бакчасы ышанычлы кулларда: бина төзекләндерелгән, балалар яхшы шартларда тәрбияләнә. Күп кенә әти-әниләр бу уңайлыкларны тудыру өчен мөдирнең һәм хезмәткәрләрнең никадәр көч һәм вакыт сарыф иткәнен уйлап та карамый. Әти-әниләрнең бер генә таләбен дә коллектив игътибарсыз калдырмый. Кайчакта аларга бөтенләй хәл итәргә мөмкин булмаган төсле тоелган мәсьәләләрне дә чишәргә туры килә.
Балалар бакчалары өчен таләпләр бик югары куелган, ләкин аларны хәл итәр өчен тиешле финанслау кирәк. Мәсәлән, һавада уйнап йөргән бала ком өеменә абынып егылды, ди. Бакчаның юлны тигезләр техникасы юк дип, акланып була, билгеле. Ләкин бу һәм башка авыр күп көч сорый торган эшләр тәрбия белән генә шөгыльләнергә тиеш хезмәткәрләр җилкәсенә төшә. Авыл балалар бакчасы шәһәрләрнекеннән аермалы буларак, иганәчеләр ярдәменнән башка гына көн итәргә мәҗбүр. Авылда яшәүче әти-әниләр дә бакчага ярдәм итәрлек хәлдә бай түгел. Кайчандыр колхозлар ярдәменнән ташламый иде, хәзер алар да юк. Бердәнбер ярдәм кулы сузучы - җирле авыл советы. Ләкин, кызганыч, биредә алардан да ярдәм бөтенләй юк дәрәҗәсендә.
Балалар - безнең киләчәгебез. Ә тәрбиячеләр шул киләчәк матур булсын өчен тормышларын багышлаган затлар. Алар үзләре белгәннең тамчысына кадәр балаларга өйрәтеп, җаннарын да ярып бирергә әзер булып эшлиләр. Аларны лаеклы ялга озатканда нишләп берәр мактаулы исем бирмиләр икән дим. Мин эшләгән утыз ел эчендә мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә хезмәт күрсәткән бер генә кешегә дә мондый исем бирелмәде. Гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган ветераннарыбыз мондый дәрәҗәгә лаек түгел микәнни?!
Сораулар күп. Россиянең яңа мәгариф һәм фән министры, бәлки, бу мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләп табар. Аларга яңа сайланган Дума депутатлары да ярдәм итәр. Бәлки авыл балалар бакчаларының хәлен яхшырту өчен махсус фонд та төзерләр. Теләк булганда, булдыра алмаслык эш түгел ич бу.
Комментарийлар