Нинди мәктәпләр төзекләндереләчәк?
Татарстан мәктәпләрендә башланып китәчәк төзекләндерү эшләренә мәктәп бәдрәфләрен төзекләндерүне дә керткәннәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан мәктәпләрендә башланып китәчәк төзекләндерү эшләренә мәктәп бәдрәфләрен төзекләндерүне дә керткәннәр.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү дигәндә, бары тик түбәндәгеләр генә күз алдында тотыла иде: түбә һәм ишек-тәрәзәләрне алыштыру, инженерлык коммуникациясен һәм мәктәп алларын тәртипкә китерү. Боларның барысын да бер ел эчендә, 154 мәктәптә берьюлы башкарып чыгу өчен, 1 миллиард 548,5 миллион сум акча сарыф ителәчәк дип планлаштырылды.
Төзекләндерү эшләре башланып китәчәк мәктәпләрдә тиздән ата-аналар җыелышлары үткәреләчәк. Тагын шул ягы да бар, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алардан мәктәптәге бу эшләрдә катнашырга, ярдәм итәргә теләкләре юкмы икәнлеген дә сораштырырга кушты. Бу изге эшне башкарып чыгуда предприятие хуҗаларының да ярдәмнәре тими калмас, алар белән дә очрашулар күздә тотылырга тиеш, диде ул.
Алда хәбәр итүебезчә, капиталь төзекләндерү эшләрен финанслауны республика бюджеты үз өстенә ала. Әмма моңа шул түбә һәм ишек-тәрәзәләрне алыштыру, инженерлык коммуникациясен һәм мәктәп алларын тәртипкә китерү генә керә. Ә калганы муниципаль бюджетлар өстенә төшәчәк.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында (http://mon.tatarstan.ru/) төзекләндерү эшләренең республиканың кайсы мәктәпләрендә һәм кайчан башкарылачагы, һәрберсенә күпме акча күчерелүе турында төгәл мәгълүмат алырга мөмкин. Сорауларыгыз булса, телефоннар: 292-93-51, 292-44-39.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Биектауда янгында ике бала һәм бер олы кеше һәлак булган
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда Рәисе сайлауларына 22 мең белгеч җәлеп ителәчәк
-
#Җәмгыять
«Гырон-быдтон»: йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күр
-
#Кыскача яңалыклар
Казанда Яшьләр көне 28 июньдә ике мәйданчыкта узачак
-
#Кыскача яңалыклар
2026 елда иминият пенсияләре ничек үсәчәк?
Комментарийлар