16+

Нишләп алай булды икән соң?..

Казан шәһәренең чыгарылыш сыйныф укучылары “Татнефть-арена”ны тутырды. 200дән артык белем бирү оешмасыннан 5 меңгә якын укучы бер урынга җыелды. Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендерда чараны оештыруга 12 миллион бүлеп бирелгән дип әйтелә.

Нишләп алай булды икән соң?..

Казан шәһәренең чыгарылыш сыйныф укучылары “Татнефть-арена”ны тутырды. 200дән артык белем бирү оешмасыннан 5 меңгә якын укучы бер урынга җыелды. Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендерда чараны оештыруга 12 миллион бүлеп бирелгән дип әйтелә.

Бәйрәмгә 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаган егетләр-кызлар килде. Чараның бюджеты зур булгач, укучыларны кызыл келәмнән кертерләр дип өметләндем, булмады. Гадәттә, чыгарылыш кичәсенә егетләр костюмнан, кызлар матур итәктән килә иде. Әлбәттә, яшьлек - үзе матурлык, шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнарның күбесе уңайлы кием кигән. Чара “вечеринка” форматында узды, дисәм дә ялгышмам. Сәхнәдә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм эстрада йолдызлары чыгыш ясады. Бәйрәм 5 өлештән торды: “Дуслык”, “Хыялдагы киләчәк”, “Мәхәббәт. Гаилә. Хисләр”, “Мәктәп белән хушлашу”, “Туган як. Туган шәһәр”. Укучылар сәхнә янына төшеп, рәхәтләнеп биеделәр. Бу аларның сыйныфташлары белән бергә үткәргән соңгы көннәренең берсе бит. Кайберләренең күзләреннән яшьләр дә тамды. Һәр елдагыча укучылар мәктәп белән хушлашу вальсын әйләнде.

Концерт программасы көчле булды. Матур итеп утлар уйнап торды, хәтта сәхнәгә чыгып граффити да ясап күрсәттеләр. Тик, нишләптер, чыгарылыш сыйныфлары өчен оештырылган бәйрәмдә бер генә татар җыры да яңгырамады. Оештыручылар укучылар татар җырларын тыңламый дип уйлаганмы икән? Казанда ничә татар гимназиясе эшләп килә, күпчелеге танылган классиклар исемнәрен дә йөртә бит. Ичмасам, татар көен кушып, яшьләрне әзрәк биетеп тә була иде. “Туган як. Туган шәһәр” өлешендә, һичшиксез, җырларлар дип уйладым. Булмады. Чара башында Илүсә Хуҗина да рус теләндә җырлады. Русча шәп җырладылар, татарчасы гына юк. Нишләп алай булды икән соң?

“Имтихан бирә алмасам да, куркыныч түгел”

Чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен алды. Алда аларны югары уку йортлары бусагасы, һөнәр сайлау көтә.

Казанның 69 мәктәбен тәмамлаган Тимур Улыбин Спорт һәм туризм академиясенә керергә хыяллана. Ул рус теле, биология, математика буенча имтиханнар тапшырган. 

- Элек хоккей белән шөгыльләнгән идем. Спорттан аерылганыма үкендем, шуңа күрә хыялларга кире кайттым. Казаннан китәсем килми, монда дуслар, әти-әниләр. БДИга озак әзерләндем. Балларым түбәнрәк булды, авыр вариант эләкте. Бюджетка эләгә алсам бик бәхетле булыр идем, - ди ул.

Камилә Хәйруллина исә Казан югары уку йортларына 5 юнәлеш буенча гаризалар җибәргән. Хыялы – туризм өлкәсе белгече булу. 

- Хәзерге вакытта туризм буенча бюджет урынга үтәм. Эчке һәм тышкы туризмны өйрәнү кызык. Имтиханга төрле яклап әзерләндем: мәктәптә, үзлектән һәм онлайн-курслар ярдәмендә. 9 сыйныфны кызыл аттестатка тәмамладым. Быел төп көчне имтиханга әзерлеккә юнәлттем. Имтихан көнне каушамадым, диярлек. “Барысын да булдырам. Имтихан бирә алмасам да, куркыныч түгел”, - дип кабатладым. Әти-әниләрем миннән ныграк дулкынланды бугай, - ди ул.

Камилә киләсе чыгарылыш укучыларына киңәш тә бирде: “Имтиханга 10 сыйныфтан әзерләнә башлагыз. Ә 11 сыйныфта төгәл бер юнәлешкә тукталыгыз һәм максатчан әзерләнегез”, - диде.

Мәскәү районының 75 нче гимназиясе укучысы Валерия Локтева 11 сыйныфны бары “5”легә тәмамлаган.

- Имтиханга әзерлеккә күп вакыт сарыф итмәдем. Мәктәптә алган белемнәрем ярдәм итте. Рус теленнән - 79, тарихтан - 84, җәмгыять белеменнән 83 балл булды. Иң авыры җәмгыять белеме иде. Инфляция, хокук кебек “яратмаган” темалар эләкте. Хыялда Санкт-Петербургка укырга керү. Балларым буенча Мәскәүгә генә үтәм бугай, - диде Валерия.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading