16+

Римма Никитина: “Минем уйларым бик тиз чынга ашалар. Әни дә: “Ведьма син, кызым”, ди...”

Җырчы Римма Никитина белән җәһәт кенә әңгәмә корып алдык. Сораулар да турыдан булды, җаваплар да ихлас.

Римма Никитина: “Минем уйларым бик тиз чынга ашалар. Әни дә: “Ведьма син, кызым”, ди...”

Җырчы Римма Никитина белән җәһәт кенә әңгәмә корып алдык. Сораулар да турыдан булды, җаваплар да ихлас.

– Эстрадада сезнең турында төрле фикер әйтәләр. Берсенә дә үпкәләмисезме?
– Үзегез дә  күреп торасыз бит. Кайбер кешеләр үз фикерләрен ачык итеп телевидение, социаль челтәрләр аша җиткерәләр. Илдус Дәүләнов, мәсәлән: “Җырлый белми”, - дигән. Мин белми калыр идем, әмма бик күп кеше социаль челтәрдә таралган видеоны җибәрде. Бөтен әйбергә игътибар итә башласаң, өйдә генә утырырга кирәктер. Минем андый сүзләргә иммунитет инде. Без Давлян белән 3 җыр эшләдек. “Дүртенче җырны синең белән эшләмим”, – диде.  Шуның белән бетте. Мин монда бернинди проблема да күрмим. Аранжировка ясаучылар җитәрлек, башка кешеләр белән хезмәттәшлек итәм. Дөресен әйткәндә, татар эстрадасында Ринат Рахматуллин, Винарис Илъегет һәм Лилия Хәмитова, Айгиз Әхмәтов, Риназ Шиһапов, Гүзәлия белән аралашам. Банкетларда башка артистлар белән бер гримеркада булабыз. Мин гел исәнләшеп керәм. Кемнәрдер җавапка исәнләшә, кемнәрдер бөтенләй исәнләшми. Иң мөһиме – мин исәнләштем. Вадим Захаровның да: “Җырлый белми”, – дип әйткәне булды. Бу хакта аның белән үзем дә сөйләштем. Без бит керәшеннәр, бердәм булырга тиеш. Элек Вадим белән беренче концертларны бергә эшләгән идек. Дөрес, Вадимның заллары тулы булуына бик шатмын. Минем тормыш девизым: “Һәрвакыт кеше булып калырга кирәк”. Тормыш шундый түгәрәк бит ул.  

– Чечня турында җыр чыгаргач та, тискәре фикер белдерүчеләр күп булды кебек...
– Булды, булды. “Ни өчен Чечня?”, – диләр. Минем кебек башка җиргә барып, шул төбәк турында җырлап, клиплар ясап карасыннар иде. Рамзан Кадыровка ошаган бит менә, клипны Чечня телевидениесендә күрсәтәләр.  Чечняда яшәүчеләрдән дә рәхмәт сүзләре килеп тора. Концертыма Чечнядан кунаклар килергә тиеш. Чечняда, гомумән, бу җырыма карата уңай караш. “Ник Татарстан турында җырламыйсың?” – дип әйттеләр. Дүрт ел элек “Безнең Татарстан” дигән җыр чыгарган идем. Сүзләре дә, клибы да яхшы. Шәһәр, республика көннәрендә башкарыла торган җыр. Әмма күтәреп алмадылар. Радио, телевидение дә бу җырдан баш тартты.  Кайда тыңлыйлар, кайда кызыксыналар шунда эшлисең. 

– Концертка әзерлек ни хәлдә?
– Ныклап әзерләнәбез. Кызганыч, биегәндә саграк булырга кирәк. Егылып, кабыргамны авырттырдым.

– Ничек егылдыгыз соң?
– Аяк асты бозлавык, зинһар үзегезне саклагыз. Шул бозлавыктан куркып, үкчәле аяк киемне дә салган идем. Таныш-белешләрем арасында имгәнүчеләр күп. Ә мин куркып йөри идем менә, өйдә, ваннада егылдым.  Шуны уйлап тартып китердем инде. Сүз уңаеннан, минем уйларым бик тиз чынга ашалар. Әни дә: “Ведьма син, кызым”, –  дип шаярта, шуңа яхшы әйберләр турында гына уйларга тырышам.  Дару эчеп, чыгыш ясарга бардым. 36 җыр башкарганмын.

Римма Никитина белән әңгәмәне тулысынча «Шәһри Казан. Язмыш» газетасында укырга мөмкин булачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading