16+

Һава торышы тирбәлешләре кемнәр өчен куркыныч?

Һава температурасының минустан плюска һәм кире минуска даими үзгәреп торуы йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен, шулай ук югары яки түбән кан басымыннан интегүчеләр өчен куркыныч.

Һава температурасының минустан плюска һәм кире минуска даими үзгәреп торуы йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен, шулай ук югары яки түбән кан басымыннан интегүчеләр өчен куркыныч.

Бу хакта туры эфир барышында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Люция Фәйсханова хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, табиб күзәтүендә булган пациентларга киңәшләрне үтәргә һәм тиешле препаратларны эчәргә, кирәк икән, аларның дозасын коррекцияләргә кирәк. 

Әгәр дә кешенең мондый һава торышында кан басымы түбәнәя, ул йокымсырап йөри, хәлсезлек тоя икән, куе кара чәйне ешрак эчәргә, ылыслы, цитруслы эфир майлары кушылган ванналар керергә – алар хәл кертә, эшкә сәләтлелекне арттыра, шулай ук майлы аромалампалар кулланырга киңәш итә Люция Фәйсханова. 

Югары кан басымыннан интеккәннәр исә шулай ук үз-үзен ничек хис итүләренә игътибарлырак булырга, кан басымын үлчәп торырга, кирәк икән, билгеләнгән препаратларын бераз алдан эчәргә кирәк.

Шулай ук белгеч нульгә якын температура вируслар таралуга китерә, дип искәртә һәм халык күп булган урыннарда битлек кияргә чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading