16+

Онлайн укуның файдасы һәм зыяны

Бу көннәрдә мәктәп укучылары язгы каникулларда. Дөресрәге, укучылар карантинда. Беркая чыгарга да ярамый.

Онлайн укуның файдасы һәм зыяны

Бу көннәрдә мәктәп укучылары язгы каникулларда. Дөресрәге, укучылар карантинда. Беркая чыгарга да ярамый.

Саба районы мәктәбе укучылары да бу атнадан каникулда, аңарчы алар берничә көн онлайн мәктәптә укып алырга өлгерделәр. Укытучылар әйтүенчә, дистанцион уку балаларга ошап та киткән. Биремнәргә балалар җавап биргәннәр, мисалларны эшләгәннәр, кабат җибәргәннәр.

Әти-әниләр дә канәгать калган әле. Балалар онлайн-мәктәптән соң, телефонны да кулга алмыйлар, көн дәвамында башка компьютерга да утырмыйлар, ди. Алга таба бөтен республика мәктәпләрен шундый сынаулар көтә. Онлайн укыйбыз, онлайн яшәргә өйрәнәбез. Ә оффлайнда ял итәчәкбез. Соңгы мәгълүматлардан билгеле булганча, 1 апрельдән 12 сенә кадәр Татарстан мәктәпләре онлайн укытуга күчә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading