Электән килгән күркәм традицияне дәвам итеп, мәктәп укучылары арасында быел да Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе оештырылды. Музей җитәкчесе Альмира Галиәхмәтова каһарман шагыйрьнең тормышы, иҗаты һәм батырлыгы турында сөйләде. Аның чыгышы презентация белән үрелеп барды (бай мәгълүмат бистә китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнгән). "Җәлилнефть" идарәсе һәм бистә делегациясенең Мостафа...
Электән килгән күркәм традицияне дәвам итеп, мәктәп укучылары арасында быел да Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе оештырылды. Музей җитәкчесе Альмира Галиәхмәтова каһарман шагыйрьнең тормышы, иҗаты һәм батырлыгы турында сөйләде. Аның чыгышы презентация белән үрелеп барды (бай мәгълүмат бистә китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнгән). "Җәлилнефть" идарәсе һәм бистә делегациясенең Мостафа авылына һәм Мәскәү шәһәренә сәяхәтен экраннан күрү бик күңелле булды. Балалар Муса Җәлилнең гаилә әгъзалары турында да хәбәрдар булдылар.
Быелгы чараның үзенчәлеге шунда: укучыларның чыгышын рус әдәбияты укытучылары әзерләгән, Җәлил шигырьләре рус теленә тәрҗемәдә яңгырады. Ярышта катнашучы балаларның барысы да шагыйрьнең искиткеч гүзәл әсәрләрен иҗади якын килеп өйрәнгәннәр, образга кереп башкара алдылар. Алар чын мәгънәсендә артистлык үрнәге күрсәттеләр. Мактап, "Афәрин!" диясе генә кала. Жюрида Люция Маринина, Әнвәр Төхватуллин, Сания Гыйззәтуллина эшләделәр. Һәм түбәндәге укучыларны җиңүче дип билгеләделәр. Менә алар: башлангыч сыйныфлар буенча Болтоносов Данила (2 нче мәктәп) - I урын. Мәүлиева Ләйсән (гимназия) - II урын, Сибгатуллина Аделина (2 нче мәктәп) - III урын.
Урта сыйныфлар буенча гимназия укучысы Саматова Алинә беренче урында, беренче мәктәптән икенче урынны Хәйдәрова Илсинә, өченче урынны Нигъмәтуллина Аделина алдылар.
Югары сыйныфлар буенча Кәлимуллина Диләрә (2 нче мәктәп) беренче урынны алды. (Югары сыйныф укучылары, авыру сәбәпле, ярышта барысы да катнаша алмадылар.) Җиңгән укучылар Мактау кәгазенә һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Балаларның Муса Җәлил исеменә игътибарлы булуларына күңел сөенә. Мәсәлән, гимназиянең 7а сыйныфы укучысы Сабитов Юнир каникул вакытында әти-әнисе белән Оренбург ягына бара. Озын әйләнгеч юл дип тормыйлар, алар Мостафа авылына да кагылалар. Анда шагыйрь Муса Җәлил музее белән танышалар. Юнир, кичәбезгә ямь өстәп, шагыйрьнең якташлары җибәргән бүләкләрне Муса Җәлил музеена тапшырды.
Һәркемгә мәгълүм: кичәләрне җыр-музыка бизи. Без дә 2 нче мәктәп укытучысы Эльмира Шәйдуллинаның җырларын, гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Ренат Дәүләтшинның акапеллага гаҗәеп матур чыгыш ясавын бик яратып кабул иттек. Музыкаль бизәлешне тәэмин итүче Илназ Миңлегалиевкә дә рәхмәтебез зур. Дустанә җылы очрашуда "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсеннән Булат Әюпов, Әнисә Минһаҗева һәм мин чыгыш ясадык. Мөнәвәрә апа Кәлимуллина үзенең "Туган як музее"нда эшләгән вакытларын искә алды. Бәйрәм онытылмаслык булып, югары дәрәҗәдә үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар