Соңгы елларда балаларның сәламәтлеге бик какшады. Бу укучыларның күпчелек вакытын телевизор һәм компьютер каршында уздыруы, аз хәрәкәтләнүе, дөрес тукланмавы белән бәйле. Ни кызганыч, хәзер спорт белән шөгыльләнгән, шау-гөр килеп, урамда уйнап йөргән баланы очратуы да кыен.
Ноябрь башында Арча шәһәрендә «Балаларга өстәмә белем бирүнең һәм тәрбия системасы үсешенең актуаль мәсьәләләре» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылган иде. Шул теманы дәвам итеп, районның Г.Камал исемендәге Сикертән урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә зур чара уздырылды. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр бала сәламәтлеге мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре балалар өчен дәрескә әзерләнә торган почмак булдыру, дөрес туклану, гаилә белән табигатькә чыгу, гаилә бәйрәмнәрен үткәрү һәм, гомумән, балаларга шатлыклы мизгелләр тудыруның кирәклеген ассызыкладылар.
Өлкән сыйныф укучыларының әти-әниләре исә балаларның сәламәтлеген даими тикшереп торырга, компьютер һәм телевизор каршында утыру вакытын чикләргә, өйдә һәм укудагы эшчәнлекне дөрес итеп чиратлаштырырга, мәктәпне спорт инвентарьлары белән тәэмин итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Өйдә балаларны физик хезмәткә тартуның, шулай ук диннең дә бала сәламәтлегенә уңай тәэсир ясавы ассызыклап үтелде. Гөберчәк авылыннан килгән Мәүлит хәзрәт мәгънәле вәгазе белән җыелышны тагын да тулыландырды.
«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», - ди халык. Чыннан да, тәнебез таза-сау икән, уй-фикерләребез дә сәламәт, алган белемнәребез дә дөрес булыр. Балаларның сәламәтлеген саклауда һәм ныгытуда мәктәп-гаилә-бала өчпочмагы бергәләп эш иткәндә генә уңышка ирешергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар