16+

Студентлар президентлыкка омтыла

Студентлар лигасы президенты нәкъ бер айдан - 19 мартта билгеле булачак. Аңа кадәр әле президентлыкка ике кандидат - 5 курс студентлары Илдар Хөҗҗәтов һәм Элькин Искәндәровның штабларын булдырасылары, сайлаучылары белән очрашулар үткәрәселәре, сайлау алды дебатларын уздырасылары бар.

Аннан соң УНИКСта 1000 студент яшерен тавыш бирү юлы белән президент, ягъни ике егетнең берсе сайланачак. Бу - яңалык. Студентлар моңа кадәр президентларын ачык тавыш бирү ысулы белән сайлаганнар.
Гамәлдәге президент Тимур Сөләйманов оешманың 18 еллык тарихы булуын әйтеп узды. Аны 4 ел буе җитәкләгән егетнең алдагы планнары башкачарак - Студентлар лигасын ышанычлы кулларга тапшыргач, диссертациясен яклыйсы бар. «Күбрәк вакытымны туып-үскән оешмам - «Сәләт»кә багышларга уйлыйм», - ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading