16+

«Сезнең эшегез милләтне яшәтәчәк!»: «Апуш» балалар театр студиясенә 4 яшь

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе туган көне уңаеннан ачык дәрес үтте.

«Сезнең эшегез милләтне яшәтәчәк!»: «Апуш» балалар театр студиясенә 4 яшь

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе туган көне уңаеннан ачык дәрес үтте.

Студия үз ишекләрен ачкан көннән инде 4 ел үтеп киткән. 

2022 нче елның февраль аенда Казан мэры патронажы ярдәме белән «Апуш» татар балалар театр студиясе ачылган. Дүрт ел дәвамында яшь артистлар татар телендә спектакльләр чыгарган, җырлаган, биегән, шәһәрнең мәдәни тормышында кайнаган. Студиядә меңгә якын бала шөгыльләнгән, 13 спектакль чыгарылган. Апушның үз фестивале, лабораториясе барлыкка килгән, федераль дәрәҗәдәге җиңүләр яуланган. 

Чара “Апуш” студиясенең гимны белән башланды. Биредә остазлар шәкертләре белән тренинглар үткәрде, спектакльләр күрсәтте. 

Тинчурин театры артисткасы, әдәби-музыкаль чаралар алып баручысы Резедә Сәләхова укучылары белән сәхнә тренингы үткәрде. Ул сәхнә теленең нигезләре – дикция, интонация, тавыш, сулыш, хис-тойгы белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты һәм практикада күрсәтте. 

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин шәкертләре Г.Тукай тууына 140 ел булуга багышланган “Тукай. Ярлыкагыл” спектакленнән өзекне куйдылар. Ул “Исемдә калганнар” әсәренә нигезләнеп эшләнгән. Бу театрның соңгы премьерасы да булды. 

Татарстанның атказанган актрисасы Алсу Фәйзуллина “Апушның” иң нәни вәкилләре белән вокал тренингы үткәрде. Алар җырлау күнегүләре ясадылар, диапазонны киңәйтү һәм тавышны үстерү өстендә эшләделәр. «Апуш.Нәниләр» студиясе Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыренә  эшләнгән композицияне тәкъдим итте.

Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова төркемендә шөгыльләнүче балалар актерлык осталыгы буенча мастер-класс күрсәттеләр. Алар төрле рольләргә кереп, биремнәр үтәделәр. 

Программада шулай ук режиссер Резеда Гарипова тарафыннан «Кабартма» әкияте нигезендә куелган тренинг күрсәтелде. 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов балалар белән эшләүче остазларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларның бу эшкә күп көч һәм тырышлык куйганнарын ассызыклап китте.

— Безнең милләтнең генетик коды көчле икәненә тагын бер инандым. Һәрберегезнең иҗатында шундый матур милли хисләр чагыла. Сезнең эшегез милләтебезне яшәтәчәк, киләчәккә алып барып, аны гомерле итәчәк! – диде ул. 

Шулай ук, Апуш кебек театрларны Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә дә күрәсе килү теләген белдерде. 

Бәйрәм театраль студиянең туган көненә махсус әзерләнгән торт чыгарылу белән тәмамланды. 

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Залинә Гыйлаҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading