Сүнми торган йолдызлардан ул
Бер галимнең үлүе күктә бер йолдызның сүнүенә бәрабәр, дигән бер акыл иясе.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бер галимнең үлүе күктә бер йолдызның сүнүенә бәрабәр, дигән бер акыл иясе.
Әлеге раслау белән килешеп бетеп булмый. Әгәр галимнең исеме онытылмый, хезмәтләре китап киштәләрендә тузан җыеп ятмый икән, ул йолдыз һаман балкый, нур чәчә, димәк.
Узган елның 2 февралендә ахирәткә күчкән әдәбият галиме Галимҗан кызы Йолдыз Нигъмәтуллина – һичшиксез шундый сүнми торган йолдызлардан. Аны бүген дә сагынып искә алалар. Бик күпләр – Марсель Бакиров, Энгель Таһиров, Доларис Галләмова, Ләйлә Фазлыева, Рауза Солтанова, Миләүшә Хәбетдинова, Хәмзә Шәрипов, Ирина Данилова, Алексей Пашкуров кебек зыялыларыбыз аны үзләренең остазы дип исәпли.
Үз заманында Йолдыз ханым әдәби әсәрләрне системалы-комплекслы анализлау ысулын, ягъни төрле фәннәр киселешендә өйрәнүне кулланышка кертеп, үз фәнни мәктәбен – Казан мәктәбен булдырды. Бу ысулны СССР әдәбиятчылары гына түгел, АКШ, Япония, Швеция һәм башка чит ил галим-голамасы да таныды, үз итте. Үз фәнни мәктәбен булдырган галимнәр сирәк.
Йолдыз Нигъмәтуллина гомере буе Казан университетының урыс әдәбияты кафедрасында эшләде. Гыйльми хезмәтләрендә урыс һәм татар классикларының иҗат җимешләрен дөньякүләм танылган әдипләрнең әсәрләре белән янәшә куеп тикшерде.
Берничә көн элек, Йолдыз апаның шәкерте буларак, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына кереп, мәшһүр галимәбезнең елы җитеп килгәнен онытмадыгызмы, исемен, хезмәтләрен популярлаштыру өчен ниләр эшләнә, дип кызыксынасы иттем. Белеп кергәнсең, ахры, бу минутларда урыс әдәбияты кафедрасы утырышы бара, әйдә, үзең шунда чыгыш ясарсың, бу хакта үзем дә уйланып йөри идем әле, дип институт директоры Рәдиф Җамалетдинов мине, галимнәр катына дәште.
Гәпләштек, фикерләштек. Нәтиҗә шул: шушы көннәрдә урыс әдәбиятчылары татар әдәбияты кафедрасындагы хезмәттәшләре белән киңәшләшеп, бергәләп мәрхүмәнең елын уздырачак. Җәй башында КФУда булачак бер конференциянең секция утырышы өлкән галимәгә багышланачак. Тора-бара бу чара Йолдыз Нигъмәтуллина укуларына әйләнәчәк. Бирсен Ходай!
Рәшит Минһаҗ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
2 меңнән артык татарстанлы аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карарга өйрәнгән
-
#Спорт
Матур турнир. Бүләкләре дә яхшы. Балалар бик канәгать...
-
#Төрлесе
Яшьләрнең аерылышуында интернет гаепле түгелме?
-
#Кыскача яңалыклар
Казанда этне 100 млн сумга сатуга чыгарганнар
-
#Кыскача яңалыклар
«Минем өчен авыр ел булды»: Ранис Гыйләҗетдинов Сабантуйларда көрәшергә җыенамы?
Комментарийлар