16+

Тагын бер «Чулпан» йолдыз калыкты

Әле шушы көннәрдә генә Совет районының 162 нче балалар бакчасы гөр килеп торды.

Тагын бер «Чулпан» йолдыз калыкты

Әле шушы көннәрдә генә Совет районының 162 нче балалар бакчасы гөр килеп торды.

Идел белән Урал арасында яшәүче татарлар бер сәхнәдә җыелды. Удмуртия, Башкортстан, Чувашия, Мордовия, Мари Элдан кунаклар «поезд белән килеп төште». Балалар бакчасы үзенең биш еллыгын әнә шундый сәхнәләштерелгән күренеш белән башлап җибәрде. Төрле милли киемнәрдәге балалар тамашачы белән берничә телдә исәнләште.

«Чулпан» - 162 нче балалар бакчасы - Совет районында уку, тәрбия эшләрен саф татар телендә алып бара торган бердәнбер мәктәпкәчә учреждение. Биредә нәкъ менә татар балаларының сәләтләрен үстерүгә басым ясыйлар, милли мохит булдырырга тырышалар. Башкача була да алмый кебек: шагыйрь Роберт Миңнуллин, режиссер Зәйтүн Яркәев белән Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов, җырчы Салават Фәтхетдинов, профессор Венера Хисамованың оныклары биредә тәрбияләнә. Күбесе балалары әзерләгән бәйрәм тамашасын карарга да килгәннәр иде.

- Беренче тапкыр бу ба­лалар бакчасының ачылышына килгән идем. Инде биш ел узып киткән. Бу бакча миңа аеруча якын, чөнки оныгым, Эльнар белән Чулпанның улы Ирхан биредә тәрбияләнә. Иң мөһиме, монда милли тәрбия алып барыла. Күп балаларны «Күчтәнәч» тапшыруына да төшердек. Сәләтле, тырыш, акыллы балалар җыелган бакчага, сәламәт булсыннар, - ди барысының да яраткан дәү әнисе Әлфинур Хисамиева.

Җырчы Рөстәм Асаевның да улы биредә тәрбияләнә икән. Рөстәм, барлык тамашачыларны да котлап, «Ай былбылым» җырын да башкарды.
- Барысы да уңайлы монда, рәхәт, тыныч мохит. Балаларның йөзләрендәге елмаюны күреп шатланасың. Сабыеңны тәрбиячеләргә тыныч күңел белән ышанып тапшырып китәргә була. Бакча бит ул карап торсаң гына чәчәк ата, җимешләрен бирә. Тырыш җитәкче ярдәме белән барысы да дөрес оештырылган, улымның бу балалар бакчасына йөрүе белән горурланам, кызыбызны да киләчәктә бирегә китерербез дип уйлыйм, - ди Рөстәм Асаев.

- Без балаларга эстетик тәрбия бирү, сәламәтлекне ныгыту өлкәсендә эш алып барабыз. Ә төп юнәлешебез - менә инде берничә ел рәттән Идел буе халыкларының фольк­лорын өйрәнү. Идел буе халыкларының фольклорын өйрәнү инновацион алым кысаларында җиде республика тарихын, аларның тел үзенчәлекләрен, милли киемнәрен, ризык­ларын өйрәндек. Шуңа да махсус милли костюмнар тектердек, ачык дәрес тә күрсәттек,- ди өлкән тәрбияче Рузилә Абдуллина.

Балалар бакчасын бәйрәме белән котларга Совет районының мәгариф бүлегеннән мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгеч Ләйлә Хәбибрахманова да килгән иде. «Чулпан» балалар бакчасы «Салават күпере», «Шәһри Казан» газеталары белән дә элемтәдә тора. «Сезнең газета балаларда милли үзаң тәрбия­ләргә ярдәм итә»,- ди тәрбиячеләр.

Бакча мөдире Рәсимә Вәлиева әйтүенчә, балаларга уңайлы булсын өчен, барлык шартлар да тудырылган. Биредә һәрчак кайнатылган су, хәләл ит. Кайчакта бер сүз татарча белмәгән ата-аналар балаларын бирегә китерергә телиләр икән, әмма гаиләдә татарча сөйләшмәгәч, әти-әнинең телне өйрәнәсе килмәгәч, рус баласына татар телен өйрәтеп кенә булмый.

- Балаларда булган сәләтләрне күреп, үстерергә тырышабыз. Балалар белән эшләве күңелле, эшемә көн дә сөенеп киләм, шатланып кайтып китәм, алар миңа яшәү дәрте бирә, мин балаларым белән бәхетле, - ди Рәсимә ханым.

Балалар безне тәрбиячеләре Надия Вәлиева язган шигырь юллары белән озатып кала:

Телебезне якласак, киләчәккә сакласак,
Безнең нәни «чулпан»лылар йолдыз булып яначак,
Тарихларда калачак!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading