12 февраль көнне "Татар-информ" агентлыгында "Мавыктыргыч Татарстан" дип аталган 7-14 яшьлек балалар өчен өр-яңа китап презентациясенә багышланган матбугат конференциясе булды.
Әлеге китап уен формасында 48 мең экземпляр күләмендә Габделфәт Сафинның "Акчарлак" китап нәшриятендә нәшер ителгән. "Мавыктыргыч Татарстан" рус, татар, инглиз телләрендә язылган бүләк басма буларак узган елның сентябрь аенда дөнья...
12 февраль көнне "Татар-информ" агентлыгында "Мавыктыргыч Татарстан" дип аталган 7-14 яшьлек балалар өчен өр-яңа китап презентациясенә багышланган матбугат конференциясе булды.
Әлеге китап уен формасында 48 мең экземпляр күләмендә Габделфәт Сафинның "Акчарлак" китап нәшриятендә нәшер ителгән. "Мавыктыргыч Татарстан" рус, татар, инглиз телләрендә язылган бүләк басма буларак узган елның сентябрь аенда дөнья күргән. Китапны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпкә беренче тапкыр аяк баскан һәрбер балага бүләк иткән. "Мавыктыргыч Татарстан" Республикабызның тарихы, мәдәнияте, теле һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирүче кызыклы һәм бай эчтәлекле басма.
Әлеге идеяның авторы Габделфәт Сафинның кызы Әдилә Сафина китапның дөнья күрү тарихын болай дип аңлатты:
- Мин иҗади гаиләдә туып үстем. Кечкенәдән үк китап укырга ярата идем. Шулай машинада утырып, тәрәзәдән мәктәбем ишегалдындагы балаларны күзәттем. Шунда алар өчен матур да, кызык та булган китап эшләү идеясе туды. Ул вакытта республикабызда Универсиадага әзерләнү чоры иде. Шуңа китапны да өч телдә язарга булдык. Әлеге хезмәтне башкарып чыгу өчен өч ел вакыт китте. Басманың рәсемнәрен ясарга Татарстанның иң талантлы рәссамнары чакырылды. Китапны балаларга кызыклы булсын өчен уен формасында эшләдек. Шуннан макетын Минтимер Шәймиевка күрсәттек. Ул бик зур эш эшләгәнсез, дип китапка югары бәя бирде.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү бүлеге җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров китапның 41 меңнән артыгын беренче сыйныф укучыларына бүләк итеп бирелгәнен әйтте. Киләчәктә дә әлеге китап бастырылачагын һәм укучыларга биреләчәген билгеләп үтте. Әдилә Сафина сүзләренә караганда, "Мавыктыргыч Татарстан" ирекле сатуда булачак һәм аның бәясе 700 сум тәшкил итәчәк.
Фото tatar-inform.ru сайтыннан алынды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар