Тәкъдимең булса, язып җибәр
Казанда 2012-2014 елларда мәгарифне үстерү буенча яңа программа гамәлгә ашырылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда 2012-2014 елларда мәгарифне үстерү буенча яңа программа гамәлгә ашырылачак.
Шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин әйткәнчә, әлеге чараларга 3 елда 2,4 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Мәгариф системасын тагын да үтә күренмәле итү - төп максат. Белем бирү учреждениеләрендә җәмәгать үзидарәсе органнары эшли инде. БДИ тапшырганда, укытучылар аттестация узганда, бәйсез экспертлар катнаша. Киләчәктә барлык мәктәпләрнең, директорларның, укытучыларның, мәгариф идарәләре бүлекләре җитәкчеләренең җәмәгатьчелек алдында докладлары тыңланачак. Мәктәпләргә БДИ күрсәткечләреннән тыш, бәйсез экспертлар фикеренә һәм ата-аналардан сораштырулар нәтиҗәләренә нигезләнеп тә рейтинг куелачак. Казан мәктәпләренә балаларны «электрон чират» тәртибендә яздырып булачак. Ашханәләрдә туклану өчен түләүне электрон карта аша башкаруга күчү планы тәртиптә бара. Программа проекты хәзер шәһәр башкарма комитетында килештерү стадиясе уза.
Казанлылар, ата-аналар мәгариф идарәсенең guo-kzn@ya.ru электрон почтасы аша әлеге документка тәкъдимнәрен җибәрә алалар. Программа проекты белән шәһәр башкарма комитетының www.kzn.ru сайтында танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Ранис Габбазов гаиләсендә зур кайгы
-
#Хикәя
Марат Кәбиров «Дүртенче үлчәм» (хикәянең беренче өлеше)
-
#Спорт
«Кулны сындырдым»: дөнья чемпионатында безнекеләр ничек көрәшә?
-
#Җәмгыять
Салмыш хәлдә, правалары юк, шлем кимәгәннәр
-
#Интервью
Яшь дирижер Айдар Ниязов: «Татар халкының музыкаль театрга ихтыяҗы зур»
Комментарийлар